Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Intertat.ru электрон газетының яңа баш мөхәррире сәхифәгә яңа юнәлеш бирергә теләсә дә, тел, дин һәм читтәге татарлар тематикасын саклап калырга вәгъдә итә


Татарстан мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре матбугат өлкәсендәге соңгы яңалыкларны тикшерә. Күптән түгел “Идел” журналын элек бүлек мөхәррире булган Алексей Егоров җитәкли башлады. Элекке баш мөхәррир Рифат Фәттахов башка эшкә күчте.

Инде бу көннәрдә күбесенчә татарча язучы Intertat.ru электрон газетына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Бу урында хәзер “Молодежь Татарстана” газетының элекке баш мөхәррире, аңарчы “Татмедиа” агентлыгында эшләгән, дәүләт телевидениесендә хәбәрче булган Булат Сруров эшләячәк.

Читтәге татарлар тормышын да яктырта торган, алар яратып укый торган татарча интернет-газет яңа баш мөхәррир килгәннән соң кайсы якка үзгәрер?

“Интертат” газетына куелган яңа баш мөхәррир Булат Сруров “Азатлык”ка бу интернет-сәхифәне ике телдә дә язучы көчле мәгълүмат чарасы итеп күрүен белдерде.

Моңарчы газет күбесенчә татарча яза иде, русча сәхифәгә дә аерым мәкаләләр куелды, татарча язылганнар да тәрҗемә ителде. Әмма күтәргән темалары ягыннан ул татар электрон газеты итеп кабул ителә иде. Шуның өстәвенә аның латин хәрефләре белән алып барылган сәхифәсен ачылганнан бирле ерак чит илләрдәге татарлар укып барды.

Яңа җитәкче, милли темаларны, дин, читтәге татарлар тормышын яктыртуны дәвам иттерергә уйлый. Татар редакциясе аерылып, шушы темаларны алып барачак, дип ышандырды Булат Сруров. Әмма шул ук вакытта ул "Интертат"ка яңа юнәлеш бирмәкче.

“Хәзерге вакытта газет күбрәк хатын-кыз аудиториясенә юнәлгән, минемчә. Анда аш-су серләре, мода кебек темалар да бар. Мин, ир-ат буларак, күбрәк эшлекле тематиканы алып килермен. Бөтен серләрне ачып бетерергә теләмим әлегә”, диде Булат Сруров.

Сәясәт, кеше хокуклары һәм сүз иреге кебек мәсьәләләргә килгәндә, баш мөхәррир аларны да урап узмаска вәгъдә итә.

“Яшерен-батырын түгел: "Интертат" – дәүләт мәгълүмат чарасы. Әмма шул ук вакытта дәүләтнең ярдәмчесе булырга тырышырбыз. Түрәләрне үз урынына утырту, җәмгыятьтә булган проблемаларны күрсәтү максатын куябыз”, дип җавап бирде ул.

“Интертат” газеты белән бергә алып барыла торган Габдулла Тукайга багышланган интернет-порталның эше дә дәвам итәчәк, дип ышандырды Булат Сруров.

Бу эшне элекке баш мөхәррир Әлфия Миңнуллина башлап җибәргән иде һәм бер-ике кешелек хезмәткәр белән алып барды. Шагыйрь елы барганда бу портал дәвам итәчәк, алга таба ничек булуын әйтә алмыйм, диде ул.

“Интертат”ның элекке баш мөхәррире Әлфия Миңнуллинадан әлегә аңлатмалар алып булмады. Ул гаиләсе белән Казаннан Казакъстанга күченеп киткән инде, дип хәбәр ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG