Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Нәҗип Җиһановның 100 еллыгы уңаеннан Казанның опера һәм балет театрында “Җәлил” операсы яңгырады. Әмма бу елны ул халыкка яңартылып, заманча ясалып тәкъдим ителде.


Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры үзенең 73нче сезонын “Җәлил” операсы белән ачты. Опера татарның бөек композиторы Нәҗип Җиһановның юбилее уңаеннан куелган иде. Әмма бу елны ул, башкаларыннан аермалы буларак, яңартылып, заманчалаштырылып тәкъдим ителде. Биредә компьютер графикалары кулланылды, опера музыкасы да заманча төсмердә эшләнелгән иде.

Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсы беренче тапкыр 1957 елны Татар опера театрында куела, шул ук елны ул Мәскәүдә, Ленинградта тәкъдим ителә. Соңрак исә Советлар Берлегенең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың милли опера сәхнәсендә башкарыла.

Нәҗип Җиһанов операны “Моабит” дәфтәре кайтканнан соң яза, спектакль күренешләре дә шагыйрьнең “Моабит” дәфтәрендәге шигырьләренә нигезләнгән иде. Дәфтәрдән шагыйрьнең күп кенә шигырьләре дә яңгырады.

Гомумән, опера эчтәлеге II Дөнья сугышы вакыйгалары белән бәйле. Биредә Совет хәрбиләре, фашистлар күрсәтелә. Җәлилнең сугыш кырындагы батырлыгы, әсирлеккә төшүләре, үзе әйтүенчә, "пистолеты хыянәт итүләре" тасвирлана.

Шулай ук кызы Чулпан, хәләл җефете Әминәгә кагылышлы күренешләр бар. Ахырдан исә шагыйрьнең соңгы васыяте үтәлүе, дусты Андреның “Моабит” дәфтәрен кайтаруы күрсәтелә.

Әминә Җәлилова кызы Чулпан белән Җәлилнең шигырьләрен укый
Кайбер күренешләрдә исә киноларда төшә торган, махсус тәрбияләнгән этләр дә катнаша. Опера заманча компьютер графикалары белән бик үзенчәлекле эшләнелгән, халык та бирегә күпләп килгән иде.

Британиядә яшәүче милләттәшебез, язучы Равил Бохараевта опера уңай тәэсир калдырган, шулай да эчтәлегендә сәясәт булмаса, кулайрак булыр иде, ди ул.

“Иң беренче операда музыка була, музыкасы бик яхшы, әмма ул үзгәртелгән. Җиһанов музыкасы нигезендә яңа оркестровка, аранжировка бара. Музыкасы бик кызыклы эшләнелгән. Миңа ошады.

Сәнгатьчә эшләнелешенә килгәндә, бераз “Шагыйрь мәхәббәте”нә (Резеда Ахиярова операсы-ред.) охшаган дип тоелды. Ике шагыйрь турында бертөрле эшләмиләр, минемчә.

Һәрхәлдә, безнең Муса Җәлил сәяси әсир иде, әлбәттә, монда сәясәтсез булмый. Әмма бүгенге көндә фашистларны совет әсирләренә каршы кую кирәк иде микән?

Кешеләрне монда вагонга тутыралар, шул ук вакытта СССРда кешеләрне вагонга тутырып, “ГУЛАГ”ка озаталар. Минем уйлавымча, аны сәясәтсез эшләп була иде. Җәлилебез – ул антик герой кебек кеше. Аның язмышы да шундый: менә сезгә шагыйрь, менә сезгә үлем, менә сезгә караңгылык, менә сезгә ут һәм яктылык.

Минемчә, яңадан бер опера эшләнелсә, ул иң элек сәясәт, идеология кертелмәгән олы бер трагедия булырга тиеш”.

Опера татар, рус, алман, итальян телләрендә башкарылды. Җәлил ролен Петербурның Мариин театры артисты Әхмәт Әһәди башкарды. Операның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры Ренат Салаватов иде. Әхмәт Фәйзи либреттосын исә Михаил Панджавидзе редакцияләгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG