Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда хәрбиләр миллионнарча акча урлауда гаепләнә


Чечняда хәрбиләрнең 113 миллион сум премия акчасын урлаучылар кулга алынды. Алты җинаять эше кузгатылды.

Русия баш прокуратурасы хәбәр иткәнчә, хәрби финансистлар ялган документлар ярдәмендә миллионнарча акчаны исәптән чыгарып аны үзләренә кыйммәтле машиналар, күчемсез милек сатып алуга, банкларда зур хисаплар ачуга тотканнар. Бу җинаятьләрне дәлилләгән бөтен документлар диярлек юкка чыгарылган.

Шөбһәләнүчеләрнең исем-фамилияләре әлегә әйтелми. Аларның Чечняның таулы өлешендәге хәрби ныгытмада хезмәт итүләре генә мәгълүм.
XS
SM
MD
LG