Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция мәхкәмәсе битен каплап йөргән ике мөслимәгә штраф салды


Никабның тыелуына карамастан Һинд Әхмәс (у) Мо шәһәренең мәхкәмә бинасы каршында битен каплап тора
Никабның тыелуына карамастан Һинд Әхмәс (у) Мо шәһәренең мәхкәмә бинасы каршында битен каплап тора
Франция мәхкәмәсе битләрен каплап йөрүче ике мөслимәне гаепле табып аларга штраф җәзасын билгеләде. Ул 120 һәм 80 евро тәшкил итә. Тыңлаулар Мо шәһәрендә узды. Йөзләрен никаб (бит каплавыч) белән каплаган ике ханымны шушы каланың мэриясе янында тоткарлаганнар.

Мөслимәләр мәхкәмәнең әлеге карары белән килешми. Алар моңа дәгъва белдерергә җыена. Кирәк булса, Европадагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә барып җитәргә әзер.

Мондый эшнең мәхкәмәдә каралуы Франция тарихында беренче тапкыр булды.

Мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, Франциянең Мо шәһәрендә яшәүче бер мөслимә озакламый илдә узачак президент сайлауларында катнашырга әзерләнә.
XS
SM
MD
LG