Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мөстәкыйльлек алган булсак, тормыш башка булыр иде”


Суверенитет даулап йөргән чаклар. Тукай һәйкәле янында митинг,19 апрель 1990 ел
Суверенитет даулап йөргән чаклар. Тукай һәйкәле янында митинг,19 апрель 1990 ел

"Азатлык" радиосының Казан студиясенә башкалада яшәп, радионы даими тыңлап баручы Әкълимә Әхмәтҗан шалтыратты. Аны республикада гына түгел, Русия төбәкләрендә дә яшәүче татарларның туган телдә белем ала алмаулары, татар авылларының акрынлап таркала баруы һәм башка милли һәм социаль темалар борчый.


Заманында Татарстанның мөстәкыйль дәүләт булуы өчен зур тырышлык куйган Әкьлимә Әхмәтҗан ике дистә ел элек ирешелгән уңышлардан бик азының гына сакланып калуы турында борчылып сөйләде.

"Азатлык" радиосы мәгариф темасын һәрдаим яктыртып тора, күтәрелгән темаларны үзем дә игътибар белән тыңлап барам, дип сүзен башлады Әкълимә ханым.

“Салымын тигез түлибез, ә үз телебездә белем алудан мәхрүм”

"Мәгариф мәсьәләсе безнең күп кешене борчый. Бу турыда күп язсак та, күп сөйләшсәк тә, проблемга чишелеш кенә табып бетереп булмый.

Конституциягә күрә һәр кеше үз телендә белем алу хокукына ия. Ни өчен Русия төбәкләрендә сибелеп яшәгән татарлар, шул исәптән Татарстанда да күп кенә татарларыбыз үз телләрендә белем ала алмый?

Әйтик, Русиянең кайбер төбәкләрендә татар телен факультатив рәвештә генә калдырганнар. Ә бит ул балаларның ата-аналары салымны түләп бара. Димәк, алар салымны да факультатив рәвештә генә түли ала! Мантыйк белән уйлап карасак.

Менә хәзер Татарстандагы татар авылларында мәктәпләр ябылып бара. Авылда халык аз, эше юк дәрәҗәсендә. Әйтик, Чирмешән районындагы элек 200 хуҗалык булган Урманасты Үтәмеш авылында хәзер барысы бергә 180 кеше яши.

Авылларны, алардагы мәктәпләрне саклап калу өчен, авылларда эш урыннары булдыру кирәк. Бездә бит кече эшмәкәрлеккә мөмкинлек юк. Элек Урманасты Үтәмеш авылында җил тегермәне, электр станциясе, тимерче алачыгы бар иде. Хәзер анда бернәрсә калмады", ди Әкълимә Әхмәтҗан.

“Читтәге татарлар Татарстанга кайтсын”

Ул бушый барган авылларга чит илләрдә яшәүче милләттәшләрне күченеп кайтырга чакыра. Бу юл белән бәлкем татар авылларын саклап калу мөмкин булыр иде, ди Әхмәтҗан.

"Авылларда җир бар бит. Кайтсыннар иде читтә яшәүче татарларыбыз шул авылларга. Күбрәк кеше кайтса, бәлкем мәктәпләр дә ябылмас иде.

Моны мин йөрәк әрнүеннән чыгып әйтәм инде. Элек бит шулкадәр тырышып йөргән идек: үз дәүләтебез булсын, азат ил булыйк дип. Аллаһы Тәгалә биргән үз байлыгыбызны үзебез кулланырбыз, дип уйладык һәм теләдек.

Ә нәтиҗәдә нәрсә булды? Нефтьтән генә дә ел саен Мәскәүгә 170 ничә миллиард сум акча җибәрәбез, ә безгә 14-17 миллиард сумы гына әйләнеп кайта. Бу байлыкны үзебез куллансак, мәктәпләребез дә сакланыр, юлларыбыз да төзек булыр иде", дип моңсу гына үз чыгышын тәмамлый Әкълимә Әхмәтҗан.

Дума сайлаулары алдыннан фиркаләр шау-шу килеп, төрле чаралар уздырганда, Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәшеп йөргән Әкълимә Әхмәтҗан кебек шәхесләргә игътибар җитми. Югыйсә алар әле дә үз милләте, үз ватаны, үз мәгарифе, туган теле өчен борчылып яши.
XS
SM
MD
LG