Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнет йолдызлары" яңа сулыш ала


"Татнет йолдызлары" бәйгесе ел саен үткәрелә. Анда татар дөньясына багышланган интернет-проектлар катнаша. Әлеге бәйгенең быелгы үзенчәлекләре хакында оештыручыларның берсе Раил Гатауллин белән сөйләшәбез.



Римзил Вәли. Элекке елларны "Татнет йолдызлары" бәйгесен Мәскәү егетләре үткәрә иде. Соңгы вакытта “Татмедиа” агентлыгы да катнаша башлады. Татар интернет-бәйгесендә катнашучылар саны артса да, бу җәмгыять әле берләшеп бетмәгән. Ә бәйгеләрнең шундый бер чире бар: кем җиңсә дә, аны шул ук көндә оныталар.

Ләкин татар интернеты яши, быел бу тармак шәбәебрәк китмәкче. Шушы проектны алып баручы Раил Гатауллиннан тагын бер тапкыр сорыйк әле, быелгы бәйгедә нинди үзенчәлек булачак?

Раил Гатауллин. Интернет чиксез дигән позициядә торабыз. Татар телендәме, рус телендәме, башка телдәме – нинди проект ясасак та, ул бөтен дөньяга танылган дигән сүз.

Римзил Вәли. Димәк, татар интернеты ул татар телендә һәм башка телләрдә булырга мөмкин, ә мәгънәсе татар ягында.

Раил Гатауллин. Татнетның берничә төшенчәсе бар. Бу хакта бәйгенең форумында да фикер алышалар. Бәйге турында әйткәндә, ул быел тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Проектны Айнур Сибгатуллин дигән егет башлаган. Аңа ярдәм күрсәтүче – Татмедиа агентлыгы. Киләсе елда бәйгенең юбилее булачак.

Быел гаризаларны 15 сентябрьгә кадәр кабул иттек. Ә бүләкләү тантанасы ноябрь аенда булачак. Үзенчәлекләргә килгәндә, www.tatar.su сайтына кергән һәркем әлеге сайтның яңача, заманча һәм шул ук вакытта милли бизәлешен күрер.

Элекке вакытларда бәйгедә русча номинацияләр күбрәк иде. Татар интернетында татар телле сайтлар аз булу сәбәпле татар телендә номинацияләр аз иде. Ләкин татар интернеты үсә бара, без әлеге номинацияләр санын тигезләдек.

Римзил Вәли. Нинди номинацияләр бар?

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин. Сайтка кереп тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Кыскача әйтеп үтәм. Мәгариф һәм фән өлкәсе быел бик актив. Икенчедән, бизнес өлкәсе яктыртыла, шулай ук иҗтимагый тормыш өлкәсе киң яктыртыла.

Монда бөтен дөньядагы татарлар катнаша ала. Быел аерым махсус бүләк булачак. Татар телендә иң яхшы сайт өчен бүләк биреләчәк. Һәм ике телдә иң яхшы ясалган сайт өчен бүләк биреләчәк. Моннан тыш Габдулла Тукай белән бәйле иң яхшы сайт махсус бүләк белән бүләкләнәчәк.

Шуны әйтәсе килә, татар интернетында үз сәхифәсен дөньякүләм танытуга без юл ачтык. Без бөтен сайтларның актив катнашуын теләп калабыз. Чөнки бу үзенә күрә зур мөмкинлек.

Бу юлга кергәч, аны ташлап калдырасы түгел. Ә бүләкләргә килгәндә, югары бүләкләр булыр дип планлаштырабыз. 1, 2, 3нче урыннарга ноутбук, нетбук яисә айпад дәрәҗәсендәге бүләкләр. Татар интернетына зур өлеш керткән кешеләр зур бүләкләргә лаек.

Римзил Вәли. Җиңүчеләр ничек билгеләнә?

Раил Гатауллин. Моның үз критерийлары бар. Махсус жюри әгъзалары бар. Алар техник яктан караячак, дизайн, кулайлык, эчтәлеге ягыннан тикшерәчәкләр. Быел әлеге бәйге җиңүчеләрен атау тантанасын без "Пирамида" сәхнәсендә үткәрергә планлаштырабыз.

Римзил Вәли. Премьер-министр урынбасары, яшь министр Никифоров ярдәм итә алыр микән?

Раил Гатауллин. Татмедиа агентлыгыннан күп кенә министрлыкларга мөрәҗәгать хатлары язылган иде.

Римзил Вәли. Күпме кеше катнашыр дип уйлыйсыз? Катнашыр өчен нишләргә кирәк?

Раил Гатауллин. Интернет челтәрендә 6500дән артыграк сайт бар дип саныйм. Бу шәхсән минем фикер.

Римзил Вәли. Катнашасы килә. “Азатлык” радиосы – бик үзенчәлекле сәхифә. Аны чыгаручы да Русиянеке түгел, чит илнеке. Безнең кебек татар матбугатының үги балаларына катнашырга рөхсәт ителәме?

Раил Гатауллин. Массакүләм матбугат чыганагы дигән номинация да бар. “Азатлык” проекты бөтен таләпләргә туры килә. Әгәр дә проект белән бәйле кешеләр үзләре жюрида була икән, бу проект катнаша алмый.

Римзил Вәли. Ярый, радио җитәкчелегенә тәкъдим итәрбез. Бәлки, катнашырбыз да.

Раил Гатауллин. Массакүләм матбугат чарасы буларак яктыртуда зур өлеш кертәсез. “Татнет йолдызы” үсешенә зур өлеш керттегез. Бөтен оешмалар бергә бер-берсен күтәреп, катнашып, яктыртып китсәләр, татнет тагын да үсәчәк.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосы үз чиратында бу бәйгене, анда катнашучы барлык сәхифәләрне һәрвакыт яктыртып барачак.
XS
SM
MD
LG