Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Пәнҗешәмбе көнне Казанда тантаналы рәвештә Башкортстан мәдәнияте көннәре башланды. Татарстан һәм Башкортстан президентлары ике республика арасында эшлекле хезмәттәшлекне һәм иҗади дуслыкны тагын да киңрәк алып бару теләген белдерде.


Дуслык килешүе

Соңгы дистә еллар эчендә Башкортстан һәм аның милли-мәдәни йөзе Казанда мондый дәрәҗәдә күрсәтелгәне юк иде. Ике республика арасында килешү 1997 елның августында төзелгән иде. Аннан соң сәүдә-икътисади бәйләнешләрне аерым ширкәтләр алып барды.

Казан театрлары Башкортстан театрлары белән гастрольләр алышты. Язучылар, рәссамнар һәм галимнәр үз коллегалары белән хәбәрләшеп торды. Ләкин системалы рәвештә, зурлап, республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә хезмәттәшлек итү, махсус килешүләр төзү онытыла башлаган иде.

Казанда Башкортстан көннәре
2010 елның 22 декабрендә Рөстәм Миңнеханов эшлекле даирә вәкилләре һәм зур сәнгать төркеме белән Уфада булып, ике республика арасында килешү төзеп, Татарстан сәнгатен ут күршеләргә күрсәттеләр, Башкортстандагы татар һәм башкорт әдипләренә мактаулы исемнәр, бүләкләр тапшырылды.

Инде Башкортстан президентының җавап сәфәре 2011 елның 22 сентябрендә башланып китте һәм ул тагын да зуррак статуста – Башкортстан мәдәнияте көннәре кысаларында үтте. Әлбәттә, кыска вакытта оператив рәвештә мондый зур мәдәни атналыкны әзерләү җиңел булмагандыр. Шулай да, пәңҗешәмбе көн Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм, әлбәттә, Казан Башкортстан рухы белән яшәде.

Эш сәфәре башы

Башкортстан делегациясенең сәфәре Чаллы һәм Түбән Камадагы заводлар белән танышудан башланды. Әйтергә кирәк, Рөстәм Хәмитов Татарстанга Башкортстан җитәкчесе вазифасында беренче тапкыр килде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм зур ширкәт җитәкчеләре министрлары, шәһәр башлыклары кунакларны яңа төзелгән нефтехимия ширкәтләре белән таныштырды.

Элекке елларда Татарстан нефтен эшкәртү өчен Башкортстандагы нефтехимия заводларына мөрәҗәгать итсәләр дә, бу эшнең еш кына уңай хәл ителмәве зур зыян китергән иде. Хәзер инде киртәләр алынды.

Өстәвенә хәзер Татарстанның үзендә дә бензин чыгару комплекслары ачылды. ТАНЕКО акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Баһманов 18 төрле югары сыйфатлы нефть продукциясен чыгара торган ширкәттә җир маен 97%ка кадәр тирән итеп эшкәртү мөмкинлеген әйтте.

Башкортстан җитәкчеләре КамАЗ ширкәтендә “Мерседес” йөк машиналары чыгаруны карады. Монда шулай ук хәрбиләр өчен “Тайфун” исемле броневиклар да җитештерелә, гомумән, яңа заказлар арта икән.

Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге делегация Казанда Универсиада төзелешләре һәм Казан федераль университеты белән танышты. Казан Кирмәнендә рәсми очрашу вакытында 9 ай элек төзелгән килешүне инде үти башладылар.

Татарстан президенты ике республика халыкларының теле, мәдәнияте якынлыгына игътибар итте. Элекке елларда кайбер көчләр ике республика арасында сәяси каршылыкларны тудырырга тырыштылар дип, Рөстәм Миңнеханов хәзер андый омтылышларны туктату кирәклеге турында әйтте.

Милли күргәзмәләр
“Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятыбызны бер-беребездән аерым килеш саклый алмыйбыз”, диде Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән, Татарстан белән танышу үзара хезмәттәшлекне яңарту мөмкинлекләре күп икәнлеге ачыкланды. Соңгы 9 айда да Татарстан һәм Башкортстан арасындагы сәүдә әйләнеше 30%ка арткан.

Көндезге сәгать 3тә Җәлил театры каршында Әбйәлил һәм Борай районнарының үзэшчән артистлары чыгышлары башланды, алар театр каршында мәйданда тирмәләр корып башкорт милли сәнгате үрнәкләре, татар-башкорт сувенирларын Казанлыларга күрсәтте. Һәр ике районның талантлы биючеләре, җырчылары профессиональ сәнгатькәрләрдән калышырлык түгел иде.

Дәүләт эшлеклеләре күп иде

Кичке сәгать бишкә халык иҗаты мәйданчыгына Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов һәм башка җитәкчеләр килде. Президентларны озатып йөрүче делегациядә Башкортстан һәм Татарстан премьер-министр урынбасарлары Зөһрә Рәхмәтуллина һәм Зилә Вәлиева, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, Башкортстан мәдәният министры вазифаларын башкаручы Камилә Дәүләтова бар иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов чарада янәшә йөрде
Казанга шулай ук Башкортстанның халык язучысы Равил Бикбаев, Русия һәм Башкортстан халык артисты Флюрә Кильдиярова кебек атаклы мәдәният, сәнгать шәхесләре килгән иде. Президентлар башта Борай районы тирмәләренә кереп, андагы кул эшләре белән танышты, тәм-томнар авыз итте. Мәйданга чыгып, Әбйәлил районы биючеләренең чыгышын карады.

Җәлил театры бинасында Башкортстан турында фотокүргәзмә, Башкортстан китаплары белән сәүдә итүче кибет эшләп торды.

Башкортстан сәнгатенең йөзен күрсәтүче гала-концерт республиканың милли-симфоник оркестр озатуында Флюрә Кильдиярова башкаруындагы “Буранбай” җыры белән башланды. Аннары сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов күтәрелде.

Президентларның төп теләге бергә үсү, алга бару, үзара мөнәсәбәтләрне үстерү икәне белдерелде. Залга җыелучылар моны хуплап каршы алды. Аннары Татарстанда яшәүче башкорт әдипләре һәм җәмәгать эшлеклеләренә Башкортстан һәм Татарстанның рәсми бүләкләре, мактаулы исемнәре тапшырылды.

Дәүләт бүләкләре

Казан хореография училищесе профессоры Нинель Юлтыева Салават Юлаев орденына лаек булды. Башкортстан президенты Татарстандагы Башкорт корылтае рәисе Фирдәвес Бәшировага Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

“Урал” Башкорт милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Хәсәновка һәм “Шонкар” башкорт мәктәбе ата-аналар комитеты рәисе Фәния Шәриповага Башкортстан республикасының Мактау грамоталары тапшырылды. Рәссам Ядкәр Бәшировка Башкортстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Татарстан президенты Татарстан халык рәссамы Абрек Абзгильдинга “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды. Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының рус теле кафедрасы мөдире Раиф Закировка Атказанган хезмәткәр исеме бирелде.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гөлсем Исәнгулова, шул ук театрның баш балетмейстеры Сәлимә Габдрахмановага, шулай ук “Синтез-Сандра” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәфиз Иманаевка Татарстан президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ике республика бердәм!

Тантаналы кичә Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык бию ансамбле башкаруындагы “Азамат” башкорт халык биюе һәм “Тверские гуляния” рус халык биюе белән дәвам итте. Бу кичтә Башкортстан халык артистлары башкаруында башкорт җырлары яңгырады, шулай ук төрле халык биюләре, шул исәптә татар яшьләре биюе дә башкарылды.

Гала-концертта тамашачылар бигрәк тә Фәйзи Гаскәров исемендәге җыр-бию ансамбле, Флүрә Кильдиярованың, Идрис Газиевнең, Хөсәен Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясе җырчысы Айгөл Сагынбаеваның чыгышларын җылы каршы алды.

Башкорт милли киемнәре
Нигездә классик әсәрләрдән, фольклор музыкасыннан торган бу концертның бер җитешсез ягы – аның кыскалыгы булды.

Тамашачылар концерттан соң таралмыйча бер-берсе белән, Башкортстаннан килгән кунаклар белән фикер алышты, хәл-әхвәл сораштылар. Бу аралашу театр мәйданчыгы алдындагы тирмәләрдә дә дәвам итте.

Театрга килүчеләрнең күбесе Башкортстанда туып-үскән, яки ике халык мәдәнияте белән кызыксынучы казанлылар һәм кунаклар иде.
Бу кичнең төп мәгънәсе аңлашылып торды: чыннан да мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне ике республика бер-берсеннән аерым саклый алмас.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG