Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан һәм Румыния Шенгенга кертелмәде


Болгарстан һәм Румыния Шенген зонасына керүгә әлегә әзер түгел. Бу турыда Брюссельдә Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары җыелышында билгеле булды.

Түрәләр шулай да бу илләрнең чик контроленнән азат булган зонага керү-кермәү мәсьәләсендә бертөрле фикергә килә алмады.

Европа Берлегендә хәзер җитәкчелек иткән Польша тышкы эшләр министры Ежи Миллер сүзләренә караганда, Болгарстан һәм Румыния Шенгенга кушылу өчен кайбер шартларны үтәргә тиеш иде. Ләкин бу илләр биргән вәгъдәләр үтәлмәде. Бу хәл Европа илләре арасындагы хезмәттәшлекне шик астына куярга мөмкин, диде министр.

Европаның кайбер илләре Румыния белән Болгарстанның коррупциягә каршы тагын да нәтиҗәлерәк көрәшергә тиеш дип саный.
XS
SM
MD
LG