Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яктылык тизлегенең галәмдә иң зур тизлек булуы кире кагылды


CERN лабораторияләрнең берсе
CERN лабораторияләрнең берсе
Физика фәнен якында зур үзгәрешләр көтәргә мөмкин. Халыкара тикшеренү төркеме нейтрино дигән элементар кисәкчәләрнең яктылык тизлегеннән тагын да җитезрәк хәрәкәт итә алганын ачыклады.

Әгәр бу ачыш дәлилләнсә, галимнәргә физика фәненең нигезләрен яңадан карап чыгарга туры киләчәк. Чөнки яктылык тизлеге Эйнштейн заманыннан бирле галәмдә мөмкин булган иң зур тизлек саналган.

Европа атом тикшеренүләре үзәге (CERN) галимнәре нейтрино нурын кисәкчәләрне тизләткеч җиһазыннан Женева янындагы итальян лабораториясенә җибәргән. Нейтрино кисәкчәләре Италиягә яктылык тизлегеннән 60 наносекундка тизрәк барып җиткән.

Галимнәр төркеме бу тәҗрибәне 15 мең тапкыр кабатлаган. Димәк, ул фәнни ачыш итеп каралырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG