Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:08

Рим Папасы Германиядә мөселманнар белән очрашты


Рим Папасы Берлинда

Рим Папасы Берлинда

Рим Папасы Бенедикт XVI бүген Германия мөселман диаспоралары башлыклары белән очрашты. Хәзерге вакытта алман җирендә ислам динен тоткан якынча дүрт миллион кеше яши.

Понтифик сүзләренә караганда, тотрыклы һәм имин җәмгыять төзү өчен христианнар һәм мөселманнар арасында диалог һәм хезмәттәшлек урнашырга тиеш.

Бүген Рим Папасы протестантлар өчен изге саналган Эрфурттагы лютеран монастыренда чыгыш ясаячак. Анда ул барлык христиан конфессияләрен берләштерү мөһимлеге турында сөйләр дип көтелә.

Кичә исә Бенедикт XVI Бундестаг депутатлары каршында чыгыш ясады, Германия президенты һәм канцлеры белән очрашты һәм ачык һавада меңнәрчә кеше алдында гыйбадәт кылды.

Шул ук вакытта кичә Берлинда Папага каршы протест чаралары узды. Халык католик чиркәвенең бала төшерүне, һомосексуалларны тәнкыйтьләвенә ризасызлык белдерә, руханилар арасында таралган бозыклыкка каршы чыга.

XS
SM
MD
LG