Accessibility links

Кайнар хәбәр

Падера авылының "Очрашу" ансамбле “Түгәрәк уен”да катнашты


"Очрашу" ансамбле
"Очрашу" ансамбле

Удмуртиянең Балезино районы Падера авылында берничә ел элек кенә оешкан өлкән яшьтәге апа-әбиләрнең "Очрашу" ансамбле Перьмдә үткән “Түгәрәк уен” IV Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә катнашты һәм “Иң яхшы вокал” бәйгесендә икенче урынны алды.


Удмуртиянең төньягында урнашкан татар авылларында халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, борынгы көйләрен, саклап калу буенча күп көч куела. Балезино районының авыл мәдәният йортларында бу юнәлештә аеруча актив эш алып барыла.

Падера авылының “Очрашу” ансамбленә әле өч кенә ел. Әмма алар инде республикада, Балезино районында оештырылган төрле мәдәният бәйгеләрендә катнашып, тамашачы күңелен яулады.

Ансамбль үз төбәкләрендә элек-электән җырланган көйләрне саклап калып, аларны сәхнәдә башкару максатын үзалларына куйган. Шул ук вакытта борынгы җырларны яшь буынга өйрәтеп калдыруны да күз уңаенда тота. Аларның башкару алымнары да бик үзенчәлекле. Шундый җырларның берсе – “Солдатка озату”. Нәкъ шушы җыр “Түгәрәк уен” IV Бөтенрусия татар фольклоры фестиваленең жюри төркеме тарафыннан яклау тапкан.

“Беренче тапкыр шундый зур күләмле фестивальдә катнашып икенче урын алу – ансамбльнең дөрес юнәлеш алып баруы турында сөйли”, диде авыл мәктәбе укытучысы Альбина Касимова.

Унбиш төбәктән килгән 450-дән артык халык иҗатын башкаручылар белән аралашып кайткан “Очрашу” ансамбле әгъзалары шундый чараларга тагын барырга ниятли.
XS
SM
MD
LG