Accessibility links

Пакстан: АКШ экстремистлар белән сугышта беректәшен югалтырга мөмкин


Кораллы сугышчылар белән көрәштәге уңышсызлыклары өчен Исламабадны ачык тәнкыйтьләгән Америка Кушма Штатлары төбәктәге беректәшен югалтырга мөмкин. Бу турыда Пакстан тышкы эшләр министры Һина Раббани Хар белдерде. Аның сүзләренә караганда, АКШ пакстаннарны читкә этәрүгә юл куярга тиеш түгел.

Пакстан министрының бу сүзләре АКШ Кораллы көчләрнең штаб башлыклары Берләшкән комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан китәргә җыенган Майкл Маллен сүзләренә җавап буларак яңгырады.

Маллен Пакстан махсус хезмәтләрен талибларның иң радикал төркеме – Хаккани террористлар челтәре белән хезмәттәшлек итүдә гаепләде. Маллен сүзләренә караганда, хакимияттәге көчләр ярдәмендә сугышчан төркемнәр 13 сентябрь АКШ илчелегенә һөҗүм оештырдылар.
XS
SM
MD
LG