Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәнгатькәрләрнең “Бердәм Русия”дән күңеле кайта


“Бердәм Русия” фиркасе сайлау алды корылтаена җыелды
“Бердәм Русия” фиркасе сайлау алды корылтаена җыелды

Җомга көнне “Бердәм Русия” фиркасе сайлау алды корылтаена җыелды. Ул арада хакимият фиркасеннән ваз кичкән сәнгатькәрләр саны арта бара. Үзенең абруен арттыру өчен бу фирка җырчыларны, биючеләрне, музыкантларны, актерларны, рәссамнарны сафларына күпләп җәлеп иткән иде.

Русия Думасына сайлау алды кампаниясе башлануга бер көн кала “Бердәм Русия” фиркасе үзенең корылтаена җыелды. Шимбә көнне “Бердәм Русия”дән сайлауга баручылар исемлеге дә расланыр дип көтелә.

Бу юлы исемлектә сәнгатькәрләр элекке еллар белән чагыштырганда алай ук күп булмас кебек. Хәзер күренекле җырчыларны, биючеләрне, музыкантларны, актерларны, рәссамнарны турыдан-туры “Бердәм Русия”гә түгел, ә “Халык фронтына” керергә чакырдылар.

Кремль фиркасе элекке елларда сәнгатькәрләрне үз сафларына чакырып гади халык алдында үзенең абруен арттырырга, рәсмилек һәм корылык чагылып торган сафларына җан кертергә тырышты.

Күренекле балерина Анастасия Волочкова сәнгатькәрләрне “хакимият фиркасе” белән сәяси уеннар уйнау үтә дә куркыныч дип кисәтә.

Волочкова 2003 елда Зур театрдан җибәрелгәч тә, “Бердәм Русия”гә керде. “Тормышымны саклап калу өчен 2003 елда фиркагә керү бик кирәк булган иде”, дип белдерде Волочкова.

Анастасия Волочкова
Быел Волочкова “Бердәм Русия” белән арасын өзү турында әйтте. Үзенең блогында балерина ЮКОС башлыгы Михаил Ходорковскийга каршы уртак хатны имзалап алданганлыгын да әйтте.

Башка сәнгатькәрләр исә “Бердәм Русия”гә башка сәбәпләр аркасында килеп эләккән. Озак еллар Кушма Штатларда яшәгән, Борис Ельцин һәм Билл Клинтон алдында чыгыш ясарга туры килгән джаз саксафончысы Игорь Бутман 2008 елда фиркагә керә.

“Мин фиркагә керү турында үземнең дусларым Михаил Кушнерович һәм шулай ук президент администрациясе башлыгы урынбасары Владислав Сурков белән дә сөйләштем. Хакимияттәге фиркагә сәнгатькәрләрдән дә кешеләр кирәк булганга, мин анда керергә ниятләдем”, диде Бутман.

Советлар заманыннан билгеле актриса Лариса Лужина 1999 елда “Отечество” хәрәкәтенә килеп хакимияттәге фиркагә эләгә. “Отечество”ны Мәскәүнең элекке башлыгы Юрий Лужков оештыра. Аннан аңа элекке премьер-министр Евгений Примаков, соңыннан Питербурның элекке башлыгы Владимир Яковлев җитәкчелек итә. Соңрак “Бердәм Русия” “Отечество”ны йота.

Лужина “Отечество” оешканда сүзләр дә, эшләр ниндидер илһам белән бара иде, ди. Хәзер исә менә берничә ел инде ул үзенең активлыгы сүнгәнне, әмма моның фиркадән чыгарга җыенуын белдермәүне әйтә.

Озак еллар “Бердәм Русия”нең Югары шурасында утырган Юрий Лужков Мәскәү мэры вазифасыннан алып ташлангач, фиркадән дә чыгарыла. Ул күптән түгел генә The New York Times газетына “Бердәм Русия”нең Кремль һәм хөкүмәт ялчысына әйләнүен һәм бер генә канунның да бәйсез рәвештә әзерләнмәвен әйтте.

Советлар заманының икенче бер актеры – Сергей Жигунов “Бердәм Русия”гә 2003 елда коммунистларга каршылык күрсәтү өчен кергән.

“Мин ул вакытта үз адымымны дөрес дип санадым. Ул бит күптән булган хәл һәм вазгыять тә башка иде. Бездә үз вакытында коммунистлар бик көчле иде бит”, ди Жигунов.

Күп кенә сәнгатькәрләр Путинга чын күңелдән теләктәшлек өчен “Бердәм Русия”гә кергән. Җырчы Борис Моисеев фирка җитәкчелеген белми, аларга исе китми. Ә менә Путин фиркасенең язмышы мине борчый, ди Моисеев.

Игорь Бутман
Күпләр фирканең асылы һәм максатлары турында да өздереп кенә әйтә алмый. Жигунов Русиядәге бөтен фиркаләрнең дә анык платформасы булмауны әйтә.

“Безнең илдә бер генә фирканең дә анык идеологиясе юк, хәтта коммунистларның да. Илдә, кызганычка каршы, гомумән идеология юк”, ди Жигунов. Актриса Лужина да шундый ук фикер әйтә.

Опера җырчысы Мария Максакова фиркагә 2008 елда керә. Путин тарафдарлары арасыннан иң активларның берсе булып тора. Декабрьдә дума сайлавында ул исемлектә булырга мөмкин дип тә әйтәләр. Максакова: “Булганны саклау һәм арттыру, кешеләр сизерлек итеп тормыш хәлен яхшырту - фирканең идеологиясе", дип белдерә.

Сәнгатькәрләр “Бердәм Русия” илнең мәдәни тормышына һәрдаим тәэсир итеп торса да, иҗат берләшмәләренә фиркадән күзгә күренерлек ярдәм булмауны әйтә.

Актер Жигунов җырчы һәм актер Владимир Высоцкийның юбилеена зур бер тамаша әзерләргә теләгән. "Әмма фирка аны кирәксенмәде", ди Жигунов.

Саксофонист Бутман “Русия төбәкләрендә джаз” дип аталган проектын тәкъдим иткән булган һәм шулай ук фирка ягыннан теләктәшлек тапмаган. "Әмма икенче проектта “Бердәм Русия” белән хезмәттәшлек иткән. “Музыка һәм вакыт” дип аталган проектта мин музыкантлар белән очраштым, остаханәләр үткәрдем, бу эштә бер генә оешма - “Бердәм Русия” генә ярдәм итте", ди Бутман.

1979 елда Америка киноакадемиясе премиясен алган “Москва слезам не верит” фильмының режиссеры Владимир Меньшов 2003 елда фиркагә кергән була.

2008 елда Меньшов “Esguire” журналына әңгәмәдә: “Бердәм Русия”не “түрәләр һәм түрәләр өчен булган фирка, ул сайлау өчен генә төзелгән”, дип әйтте. Меньшов әле күптән түгел генә “Бердәм Русия”нең әгъзасы Никита Михалковны Оскар бәйгесенә "үзе теләгән фильмнарны гына җибәрә" дип тәнкыйтьләде.

Актер һәм продюсер Алексей Гуськов 2009 елда “Бердәм Русия”дә мәдәният һәм иҗат төркемнәре координаторы итеп билгеләнә. Шулай булуга карамастан, ул билгесез сәбәпләр аркасында фиркадән чыкты.
“Бердәм Русия”дә бертөрле сөйлиләр, киресен эшлиләр” ди Ренат Ибраһимов

Фиркадән чыгучылар арасында Волочкова, Гуськов белән бергә Валерий Меладзе һәм Ринат Ибраһимов та бар.

“Бу хәрәкәт башланганда ул миңа күпчелек халыкның мәнфәгатьләрен яклаучы фирка кебек тоелган иде. Аннан соң мин ышанычымны югалттым һәм эшчәнлегендә катнашмый башладым. Берне сөйлиләр, ә киресен эшлиләр иде”, диде Ринат Ибраһимов.
XS
SM
MD
LG