Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүннең Көнбатыш ярында бәрелешләр булды


Израиль хәрбиләре фәләстиннәргә каршы күз яше чыгаручы газ кулланды.
Израиль хәрбиләре фәләстиннәргә каршы күз яше чыгаручы газ кулланды.
Үрдүннең Көнбатыш ярында фәләстиннәр һәм израиль хәрбиләре арасында бәрешләр булды. Иерусалимга керер алдыннан урнашкан тикшерү пункты янында берничә фәләстин яһүд гаскәрләренә таш ата башлады. Хәрбиләр моңа каршы күз яше чыгаручы газ кулланды.

Бәрелешләр төбәкнең башка өлешләрендә дә булды.

Билгеле булганча, бүген Фәләстин автономиясенең башлыгы Мәхмүд Габбас БМО-ның Генераль ассамблеясендәге чыгышында Фәләстин дәүләтен тануны һәм аны Берләшкән Милләтләр Оешмасына әгъзалыкка кертүне сораячак. АКШ һәм Израиль бу таләп белән ризалашмый һәм каршы яклар арасында сөйләшүләр кирәклегенә басым ясый.
XS
SM
MD
LG