Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа галимнәре физика инкыйлабы ясарга җыена


CERNдагы җиһазлар
CERNдагы җиһазлар

CERNдагы соңгы ачыш физика фәненең астын өскә китерергә һәм Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясен юк итәргә мөмкин.

Дөньядагы иң абруйлы физика лабораторияләренең берсе CERNдагы соңгы ачыш физика фәнененең астын өскә китерергә һәм Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясен юк итәргә мөмкин. Галимнәр дөньяда иң зур тизлек яктылык тизлеге булуын раслаучы теорияне кире кагарга җыена.

Швейцариядә урнашкан Европа атом тикшеренүләр үзәге CERNда эшләүче галимнәр субатом кисәкчеләре нейтриноларның яктылыктан тизрәк хәрәкәт итүен документаль рәвештә теркәүләрен белдерә.

Бу ачыш физика фәнендә инкыйлаб ясауны аңлата һәм галимнәр үзләре дә әле моңа ышанып бетә алмауларын әйтә.

Альберт Эйнштейн 1934 елда АКШ галимнәре алдында чыгыш ясый
Әгәр дә дөрес булып чыкса, бу ачыш Альберт Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе ялгышу булганлыгын аңлатачак. Эйнштейн теориясенә күрә, дөньяда бер нәрсә дә яктылыктан тизрәк хәрәкәт итә алмый.

Дөньядагы күп кенә физика галимнәре CERN лабораториясенең бу ачышына зур шикләре булуын белдерә. Хәер CERNдагы галимнәр үзләре дә әле моны рәсми рәвештә ачыш дип игълан итми.

Алар бары тик өч ел буе дәвам иткән күзәтүләр һәм мәгълүмат туплаулардан соң дөньядагы башка физика галимнәреннән бу мәгълүматларның дөреслеген бәйсез рәвештә тикшерүне сорый.

CERN сүзчесе Джэймс Гиллис Азатлык радиосына интервьюда дөнья физиклары арасында сынауны оештыруда, кулланылган җиһазларда яки мәгълуматларны анализлауда берәр хата киткән булырга тиеш дигән гомуми фикер бар диде.

CERNдагы галимнәр кисәкчәләрне тизләткечнең төзекләндерүдән соң эшли башлавын бәйрәм итә
“Фән өлкәсендә мондый хәлләр шактый еш очрый. Сынау гадәти түгел булып күренгән берәр нәтиҗә бирә һәм галимнәр без моңа ышанмыйбыз дип белдерә. Шуннан соң алар синең сынау җиһазларыңны, анализларыңны, ысулларыңны өйрәнеп бу нәтиҗәне аңларга тырыша. Күп очракта берәр гади генә аңлатма табыла һәм көтелмәгән нәтиҗә шулай итеп кире кагыла. Ләкин кайвакыт алай булмый. Бу да шундый очрак. Бу нәтиҗәне анализлаган хезмәттәшләр җиһазларны тикшереп моны аңлау өчен бик нык тырышты, әмма булдыра алмады. Шуңа күрә киләсе адым күбрәк физиклар катнашында моны тагын да ныграк итеп тикшерү булачак һәм хәзер без шулай итәбез дә”, - диде Гиллис.

Fermilabның протон-антипротон тизләткече
CERNның көндәше, Чикагода урнашкан Fermilab исемле лабораториядә эшләүче галимнәр инде CERNдагы сынау нәтиҗәләрен тикшерергә кереште дә. Fermilab галимнәре дә 2007 елда нейтриноларны өйрәнгәндә аларның яктылыктан тизрәк хәрәкәт итүен күрсәтүче нәтиҗәләргә ирешкән булган. Әмма Fermilab сынавында шактый зур хата булуы ачыклану сәбәпле нейтриноларның яктылыктан тизрәк хәрәкәт итүен күрсәтүче нәтиҗәләргә ышанмыйлар. Иң зур тизлек - секундына 299792 чакрым – яктылыкныкы булуы кире кагылмый.

CERN үткәргән соңгы сынауда Франция һәм Италия галимнәре Женевада урнашкан кисәкчәләрне тизләткечтән нейтриноларны 730 чакрым ераклыкта Италиядә урнашкан лабораториягә җибәрә. Бу сынауда әлегә зур хата табылмаган, хата булу мөмкинлеге дә шул кадәр кечкенә ки, ул фәнни яктан әлеге нәтиҗәнең әһәмиятлелегенә тәэсир итәрлек түгел диелә.

Гиллис әйтүенчә, галимнәр бу сынауда булырга мөмкин хатаны табу өчен инде айларча кат-кат тикшерүләр үткәргән, әмма таба алмаган.
XS
SM
MD
LG