Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшерен сүз берләштерү теорияләрен кем алга сөрә?


Джонатан Кэй
Джонатан Кэй

Азатлык радиосы АКШтагы яшерен сүз берләштерү теорияләрен өйрәнгән журналист Джонатан Кэй белән әңгәмә корды.


Җитәкчеләрнең бер яшерен оешма буларак халыкны алдап, яшерен рәвештә төрле гамәлләр оештырып сәясәт алып баруы турында төрле фаразлар борын-борыннан килсә дә, ун ел элек булган 11 сентябрь террор һөҗүмнәреннән соң алар аеруча көчәеп китте. Азатлык радиосы яшерен теорияләре белгече, журналист Джонатан Кэй белән әңгәмә корды.

– 11 сентябрь вакыйгаларына ун ел тулганнан соң, яшерен сүз берләштерү теорияләре ул чактагы белән чагыштырганда арттымы-кимедеме?

– Кызык сорау бу. 11 сентябрь хәлләренә бәйле яшерен сүз берләштерү теорияләре 2003 ел ахырына, 2004 ел башына кадәр бик киң таралмаган иде. Аның киң таралуына Гыйрак сугышы сәбәп булды. Гыйракта күпләп үтерү кораллары табылмаганнан соң, бик күп кешеләр үзләрен алданган дип хис итә башлады һәм “безне тагын ничек алдыйлар?” дигән сорау куйды. Табигый ки, бу 11 сентябрьгә бәйле яшерен сүз берләштерү теорияләренең артуына китерде һәм 2004-2006 елларда андый теорияләр бик күп булды. 2008 елда Барак Обама президент итеп сайланганнан соң, яшерен сүз берләштерү теорияләре кимүгә таба борылыш алды. Һәрбер яшерен сүз берләштерү теориясенең яхшы гына бер кабәхәте булу шарт, Һолливуд киносындагы кебек. Ул чакта Ак йортта Буш, Ченей, Волфовиц һәм Рамсфельд яшерен сүз берләштерү теорияләренең табигый явыз затлары буларак кабул ителде. Обама исә бу рольгә туры килми иде, шуңа күрә 2009 елда андый яшерен сүз берләштерү теорияләре кими башлады. Шул ук вакытта 11 сентябрь турындагы яшерен сүз берләштерү теорияләре башка яшерен сүз берләштерү теорияләренә алмашынды, мәсәлән, федераль резерв системы турындагыларга, яки Барак Обаманың туган урыны турындагыларга.

– Бу яшерен сүз берләштерү теорияләрендә берәр дөреслек бармы? 11 сентябрьгә бәйле яшерен сүз берләштерү теорияләрен алсак, бу кешеләр сөйләгәннәрдә аз гына булса да төгәллек бармы?

– Алар әйткән бик күп нәрсә төгәллеккә туры килә. Әгәр яшерен сүз берләштерү теорияләрен яклаучылар белән сөйләшсәгез, алар сезгә бик төгәл мәгълүматларны әйтер. Кайбер очракларда алар сезгә төп матбугат чараларындагы мәкаләләрдән өзекләр да китерер. 11 сентябрь очрагына килгәндә, алар сезгә Яңа американ гасыры проекты турында сөйләр. Бу проектны уңчы американнар ун елдан элегрәк дөньяны иминрәк итү өчен башлаган. Төп проблема - аларның төрле нәрсәләрне бер-беренә ничек итеп бәйләве. Американнарның Сәддам Хөсәиннән котылырга теләве бер нәрсә. АКШның тышкы сәясәтендә Гыйрактагы хакимиятне алыштыру максаты әле Билл Клинтон чорыннан ук килә иде, анысы дөрес. Әмма Гыйракка һөҗүм итү өчен сәбәп буларак меңнәрчә американны үтерү башка нәрсә. Шулай итеп, кайбер искәрмәләрне исәпкә алмаганда, барлык яшерен сүз берләштерү теорияләренең нигезендә дөреслек бик кечкенә генә. Әмма ул кечкенә дөреслек оятсыз рәвештә зурайтылып яшерен сүз берләштерү турында Һолливуд фантазияләре дәрәҗәсенә күтәрелә.

– Яшерен сүз берләштерү теорияләре Америка тормышында, интеллектуаль тормышта ни дәрәҗәдә чагыла, бу турыдагы төп фикер алышуларга ни дәрәҗәдә үтеп кергән?

– Элек алар ят, гомум халыкта булмаган нәрсә иде. Әмма, Барак Обаманың үзенең туу турында тулы таныклыгын ни өчен җәмәгатьчелеккә ачу сәбәбенә карыйк. Обама фикер белешү нәтиҗәләренә карады да, әгәр республиканнарның 20 яки 40 проценты минем Кушма Штатларда туганлыгыма ышанмый икән, статистика ягыннан караганда, бу инде безгә ят нәрсә түгел дигән сүз диде. 11 сентябрь дөреслеге феномены да ят феномен түгел дип уйлыйм. Инде кими барса да, Американнарның 10, 15, 20 проценты 11 сентябрь вакыйгалары эчтән оештырылган дип шикләнә яки уйлый. Һәм мин аларны һәрвакыт очратам. Таксида да, кунакханәдә дә кешеләр очраклы рәвештә бу турыда сөйләшә. Бу инде сәяси мәдәниятнең бер өлешенә әверелде. Һәм моның сәбәбе интернет дип уйлыйм. Мин сөйләшкән кешеләрнең күбесенең, хәтта гомумкүпчелек фикерендәгеләренең дә, газетлар укырга, телевидение карарга вакыты юк. Күп яңалыкларны алар дусларыннан электрон почта аша ала һәм еш кына кешеләр белән языша башлый. Игезәк манараларның ничек җимерелүе турында, яки вакциналар аутизмга китерәме дигән сорауларга җавап эзли башлый. Алар китаплар укып белемнәрен арттырмый, яки сезнеке кебек ышанычлы радиоларны тыңламый. Бу чыннан да проблем. Кешеләр төп киңкүләм мәгълүмат чараларыннан читләште, һәм мәгълүматны интернеттагы шикле чыганаклардан ала башлады.
XS
SM
MD
LG