Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Русиядәге өч сәяси фирка – КПРФ, “Гадел Русия” һәм “Бердәм Русия” үз сайлау алды корылтайларын уздыра


Коммунистлар Мәскәү янындагы Московский шәһәрендә җыелды. Анда партиянең сайлау алды програмы һәм Геннадий Зюганов җитәкчелегендә Дәүләт Думасына депутат булып баручы намзәтләр исемлеге расланачак.

“Гадел Русия” вәкилләре утырышларын Мәскәүдә уздыра. Алар шулай ук депутатлыкка намзәтләр исемлеге мәсьәләсе турында сөйләшәчәк. Бу исемлекне Сергей Миронов, Николай Левичев һәм Оксана Дмитриева җитәкләячәк.

“Лужники” комплексында “Бердәм Русия” фиркасе үз эшен дәвам итә. Алар үз эшләрен кичә үк башлаган иде. Элегрәк икенче корылтайда партиянең юлбашчысы, премьер-министр Владимир Путин һәм ил президенты Дмитрий Медведев катнашачагы әйтелде.
XS
SM
MD
LG