Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

БМО иминлек шурасы фәләстиннәрнең мөрәҗәгатен дүшәмбе караячак


БМОның иминлек шурасы фәләстиннәрнең дәүләтен тану һәм БМОга әгъза булып керү турындагы мөрәҗәгатен дүшәмбе тикшерәчәк. Бу хакта сентябрьдә иминлек шурасында рәислек итүче Лүбнән (Ливан) вәкиле белдерде.

Җомга көнне Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Габбас БМОга Фәләстин дәүләтен тануны сорап рәсми гариза тапшырды һәм Генераль Ассамблеяда чыгыш ясап дөнья җәмәгатьчелеген Фәләстин бәйсезлеген танырга чакырды.

Якын Көнчыгышта солых урнаштыру эшендә катнашучылар саналган АКШ, Русия, Европа Берлеге һәм БМО бер ай дигәндә Фәләстин-Израил сөйләшүләрен җайлау өчен очрашу уздыру ниятен әйтте һәм тарафларны 2012 елның декабреннән дә калмыйча килешү булдыруга чакырды.

XS
SM
MD
LG