Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев Русия президенты вазифасына Владимир Путин намзәтен якларга тәкъдим итте


Русия президенты Дмитрий Медведев мартта узачак президент сайлавында премьер-министр Владимир Путин намзәтен якларга тәкъдим итте. Ул бу хакта Мәскәүдә узган “Бердәм Русия” корылтаенда белдерде.

Шунда ук Медведевка 4 декабрьдә узачак Дәүләт Думасы сайлауларына партиянең исемлеген җитәкләргә тәкъдим ителде. Президент бу тәкъдимне кабул итте һәм хөкүмәттә гамәли эш белән шөгыльләнергә әзерлеген әйтте.

Корылтайда чыгыш ясап, Медведев Русия үсешенең төп бурычлары итеп икътисад модернизациясен, дәүләтнең социаль гарантияләрне үтәве һәм коррупция белән көрәшне атады.

Медведев сүзләренчә, “Бердәм Русия”нең сайлауда җиңүе бу бурычларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
XS
SM
MD
LG