Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды башлыгы икътисадны коткару өчен бердәм эшләргә чакыра


Халыкара валюта фонды башлыгы Кристин Лагард дөнья илләре башлыкларын хәзерге икътисадның түбән тәгәрәвеннән чыгу өчен кичекмәстән уртак чаралар күрергә чакырды.

“Без бер-беребезгә ят түгел һәм безне гомум киләчәк бәйли”, диде Лагард Халыкара валюта фонды һәм дөнья банкының ел саен Вашингтонда уздыра торган очрашуында. Бөекбритания финанс министры Джордж Осборн сүзләренчә, Европа зонасына бурыч кризисларын җайга салу өчен Европа иле башлыкларының вакыты алай күп калмый.

Франция финанс министры Франсуа Баруа Парижның Грецияне коткаруда үзенә алган җаваплылыктан баш тартмавын әйтте.

Узган атнада дөнья базарларында хәлләр тотрыксыз торды, Европада биржа индекслары уртача 4% төште.
XS
SM
MD
LG