Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

Оппозиция Русиядә хакимият үзгәрмәүне тәнкыйтьли


Русия оппозициясе президент Дмитрий Медведевның ил башлыгын сайлауда премьер-министр Владимир Путинның намзәтен якларга чакыруын тәнкыйтькә тотты.

“Алар тагын 12 елга барысын да ничек бар шулай итеп калдырырга телиләр. Димәк бу – гомерлек. Моңа ризамы, юкмы икәнне халыкка хәл итәргә. Алда нинди генә булса да сайлау тора”, дип язып калдырган үзенең блогында “Яблоко” фиркасен оештырган Григорий Явлинский.

“Халык иреге партиясе” җитәкчеләренең берсе Борис Немцов хакимиятнең алмашмавы – Русия өчен иң начары, дип саный. Ул Азатлык радиосына Путинның Беларус президенты Лукашенкага әйләнә баруын әйтте.

Коммунистлар башлыгы Геннадий Зюганов әйтүенчә, тандемдагы бу хәлләр бернинди үзгәрешләргә китермәяәчәк.

“Гадел Русия” партиясе киләсе елның мартында узачак президент сайлавында Владимир Путин намзәтен якламаячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG