Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә соңгы чуалышлар нәтиҗәсендә 28 кеше үлгән


Йәмән башкаласы Санада соңгы чуалышларда ким дигәндә 28 кеше үлгән. Бу хакта мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Җирле табиблар сүзләренчә, хөкүмәт гаскәрләре һәм президент Гали Габдулла Салихның вазифадан китүен таләп иткән оппозиция көчләре арасындагы бәрелешләрдә 11 кеше үлгән, 110нан артыгы төрле җәрәхәтләр алган. Якындагы йортлар һәм кибетләргә зыян килгән.

Элегрәк хөкүмәт көчләре Үзгәрешләр мәйданындагы оппозиция лагеренә һөҗүм итте һәм анда 17 кеше үлде.

Шул ук көнне Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлек шурасы президент Гали Габдулла Салихны кичекмәстән илдәге идарәне тыныч рәвештә тапшыру планын имзаларга чакырды. Ул шура әгъзалары булган алты ил тарафыннан эшләнгән.

Җомга көнне Йәмән президенты Гали Габдулла Салих Согуд Гарәбстанында өч ай дәваланганнан соң туган иленә кайтты.
XS
SM
MD
LG