Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Исламабад Һаккани төркеменә каршы торырлык көче булмавын әйтә


Пакстан премьер-министры Йосыф Раза Һилани Исламабад Әфганстандагы сугышчыларны яклый дип белдергән АКШ хакимиятен тәнкыйтькә тотты.

Элегрәк Вашингтон берничә тапкыр Пакстан хакимиятен Һаккани экстремистик челтәренә каршы көрәш алып барырга чакырды.

Күптән түгел Кабул үзәгендә сугышчылар берничә корылмага, шул исәптән АКШ илчелегенә һөҗүм итте. Әлеге һөҗүмне Һаккани оештырган дип санала.

Пакстан хакимияте Һакканига каршы торырлык көчләре һәм чаралары булмавын әйтә.

XS
SM
MD
LG