Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:46

Гыйракта шартлауда унлап кеше үлгән


Гыйракның Кербела шәһәрендә булган берничә шартлауда ким дигәндә ун кеше үлгән һәм 100ләбе төрле җәрәхәтләр алган. Табиблар үлгәннәр саны артырга мөмкин дип саный.

Шартлау турында нечкәлекләр юк. Аның берсе паспортлар һәм башка документлар бирелүче җирле хакимият бинасы янында булуы әйтелә.

Бу шартлау өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмаган.

Мөселманнар өчен изге саналган әлеге шәһәр Багдадтан 100 чакрым көньяк-көнбатышка таба урнашкан.

XS
SM
MD
LG