Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:43

Русия һәм Швейцария кешеләрнең банк хисаплары мәгълүматлары белән алмашырга килеште


Русия һәм Швейцария русиялеләрнең Швейцария банкларындагы хисаплары турындагы мәгълүматны алмашу турында килеште. Бу документны Вашингтонда Русия финанс министры Алексей Кудрин һәм Швейцариянең федераль финанс департаменты башлыгы Эвелин Видмер-Шлумпф имзалады.

Кудрин сүзләренчә, Русия салым түләмәү яки акча юуда шикләнелгән кешеләрнең хисаплары турында мәгълүматны сората алачак.

1934 елдан бирле Швейцариядә банк серен саклау турындагы канун эшләп килде. Аны бозган өчен банк хезмәткәрләрен хәтта төрмә җәзасына кадәр кырыс җавапка тарту көтә иде.

2009 елны Швейцария хакимияте бу канунны йомшартырга әзер булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG