Accessibility links

Рамаллада меңнәрчә фәләстинле Мәхмүт Габбасны сәламләде


Бүген Рамаллада меңнәрчә фәләстинле җомга көнне БМО иминлек шурасына Фәләстин дәүләтенең бәйсезлеген танырга чакырып рәсми гариза биргән Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Габбасны сәламләде.

Автономия башлыгының резиденциясе каршында байраклар җилфердәткән фәләстиннәр алдында чыгыш ясап Габбас бу вакыйганы “фәләстин язы башлануы” буларак тасвирлады.

АКШ һәм Израиль бу таләп белән ризалашмый һәм каршы яклар арасында сөйләшүләр кирәклегенә басым ясый.

Якын Көнчыгышта солых урнаштыру эшендә катнашучылар саналган АКШ, Русия, Европа Берлеге һәм БМО бер ай дигәндә Фәләстин-Израил сөйләшүләрен җайлау өчен очрашу уздыру ниятен әйтте һәм тарафларны 2012 елның декабреннән дә калмыйча килешү булдыруга чакырды.
XS
SM
MD
LG