Accessibility links

Төбәк музейларында халык хәтере


"Бибинур" ансамбле чыгышы. Атабай авылы, 2 сентябрь 2011 ел
"Бибинур" ансамбле чыгышы. Атабай авылы, 2 сентябрь 2011 ел

22-23 сентябрь көннәрендә Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы, Милли музей һәм музей хезмәткәрләре оешмасы белән берлектә чираттагы “Музей – регион тормышында” дигән фәнни-практик семинар уздырды.


Әлеге фәнни-практик семинар 1990 еллар уртасыннан үткәрелә икән. Бу очрашулар җитәкчеләрнең тәҗрибә уртаклашу, квалификацияләрен күтәрүгә юнәлтелгән. Шулай ук туризм бизнесының белгечләре белән аралашу, яңа элемтәләр, яңа музей-туристик маршрутлар булдыру мәсьәләләре дә карала әлеге җыелышта.

Семинарның беренче өлеше Татарстан республикасы Милли музеенда узды. 22 сентябрь көнне анда музей җитәкчеләре өчен махсус профессиональ тренинг оештырылды. Семинар утырышын мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова ачып җибәрде.

Ул үз чыгышында яңа туристик-экскурсион проектлар булдыруга кагылды. Шулай ук Милли музейның русиякүләм музейлар бәйгесендә катнашуы турында да сүз чыкты.

Семинарның икенче көне күпкә кызыграк үтте. Лаеш төбәге музее тарафыннан оештырылган сәяхәткә иртәнге сәгать сигездә Казан каласыннан автобус белән кузгалып киттек, Лаеш төбәге авыллары: Никольский, Атабай, Ташкирмән, Сокуры авылларына юнәлдек.

Һәр авылның үз мәдәнияте, үз гореф-гадәтләре, үз сыйлары. Анда яшәгән халык белән танышу, сөйләшү, хис-тойгылар алмашу чыннан да бик күңелле булды.

“Каравон” ансамбле – Никольский авылының төп бизәге

Иң беренче тукталыш Никольский авылы. Безне турыдын-туры авылның мәдәният йортына китерделәр. Авылга керә-керешкә үк, аның чиста, матур, күренекле урыннары күп булганына төшендек. Кешеләре дә рухи яктан бай, ачык, ихтирамлы.

"Каравон" бию ансамбле чыгышы
Мәдәният йортына кергәч, безне гадәттәгечә ипи-тоз белән каршы алдылар. “Каравон” җыр-бию ансамбле, килгән кунакларны көләч йөзләре һәм күңелле, яңгыравыклы, шул ук вакытта моңлы да җырлары белән колачлады.

“Каравон” ансамбле икенче елга инде үзенең зур юбилеен 20 еллыгын уздырачак. Ансамбль 1950 елларда туып, эшчәнлеген вакытлыча туктатып торган иде. Җырга-моңга бай булган халык күңелләре "Каравон" фестивален хәзерге көннәргә кадәр яшәтеп, ямьләндереп һәм үстереп килгән.

“Дуска түгел, дошманга да теләмим аерылулар...”

Шушы татар халык җырыннан алынган сүзләр белән безне Атабай авылының күренекле татар фольклор ансамбле – “Бибинур” каршы алды.

Татар халык биюләре, җырлары, спектакльләре эчтәлекле була инде ул. Бер кеше күңелен дә битараф калдырмый. Олы яшьтәге әбиләрнең иренмичә, армыйча, татар халык киеме киеп, гореф-гадәтләрен саклап, сәхнәдә уйнап йөрүләре мактауга лаек.

Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Шакирова әйтүенчә, бу ансамбльгә яше дә, карты да бик теләп йөри. “Хөкүмәт безгә финанс ягыннан ярдәм итмәсә дә, үз тарихыбызны, халкыбызны, телебезне саклап калу буыннан-буынга килгән бурыч инде”, ди ул.

“Сәнгать халыкныкы

Ташкирмән авылында мөселман татарлардан кала, тагын 525 керәшен татары яши. “Сүрәкә” татар-керәшен ансамбле килгән халыкны үзенең гадәти булмаган уен кораллары һәм җырлары белән гаҗәпләндерде. Ансамбльның гаҗәеп тавышлы төп җырчысы Екатерина Сидорова бик моңлы татар җырын башкарды.

Татар-керәшен ансамбле "Сүрәкә"
Авылның тагын бер күренекле җире – ул Изге Гурий чиркәве. Быел аны яңарту эшләре бара. Бер изге кеше үзенең җирләрен рухи яктан баетыр һәм матурлар өчен, Изге Гурий чиркәве төзелешенә 15 миллион акча бүлеп биргән икән.

Лаешның тагын бер гүзәл авылы – Сокурыда бөек шагыйрь һәм күренекле кеше Г.Р. Державин туган икән. Аның белән бәйләнешле урыннарны, туган, яшәгән җирләрен карап танышуны бик кызык дип тапты Русиянең туризм һәм музей җитәкчеләре.

Лаеш төбәге музее җитәкчесе Фәридә Мортазина сүзләренчә, музейны һәрвакыт үсештә тотарга тырышалар.

“1996 елда мин музейда директор булып эшли башладым. Мин музейда эшли башлаган вакытта, Лаеш төбәге һәм аның авыллары тарихы бары тик илле данәләп музей предметларын үз эченә алган булса, хәзер исә, 10 меңгә якын әйбер бар. Музей җитәкчесе теләп, бар көчен куеп кына эшләсә, музей үсәчәк, буыннан-буынга күчкән тарихыбыз да сакланып калачак”, диде ул.
XS
SM
MD
LG