Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Магнитский анасы улының үлемендә гаеплеләргә җәза бирүне сорый


Сергей Магнитский

Сергей Магнитский

Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның анасы Русия Тикшерү комитетына улының үлеменә катнашы булган түрәләргә карата җинаять эшен кузгатуны сорап мөрәҗәгать юллаган.

Интерфакс хәбәр иткәнчә, әлеге документта баш прокурор, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте түрәләре һәм 11 хөкемдар телгә алына. Наталья Магнитская белдергәнчә, бу кешеләрнең эшчәнлеге улының канунсыз тоткарлануына, төрмәдә җәзалануына һәм, нәтиҗә буларак, үлеменә сәбәпче булган.

Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский Русия бюджетыннан акча урлау схемасын фаш иткәннән соң киң җәмәгатьчелеккә танылды.

Моннан соң юрист салымнар түләүдән баш тартуда гаепләнеп тоткарланды һәм 2009 елның көзендә Тикшерү изоляторында вафат булды.

XS
SM
MD
LG