Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Иран көрд сугышчан төркемнәренә каршы бергә көрәшәчәк


Төркия һәм Иран көрд сугышчан төркемнәренә каршы уртак хәрәкәтләр турында фикер алыша. Бу турыда «Азатлык» радиосының Төркиядәге хәбәрчесе сөйли.

Хәрби операциянең максаты Иран, Гыйрак һәм Төркия таулы өлешләрендә урнашкан көрд кораллы сугышчыларының ныгытмаларын юк итү.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган: «Анкара һәм Тәһран кичекмәстән хәрби хәрәкәтләр башларга әзер. Ләкин, кызганыч, бу операцияләрдә югалтулар да булырга мөмкин», - диде.

Хәзерге вакытта Төркиянең көньяк-көнчыгыш чигендә хәрби көчләрнең күбәюе күзәтелә. Алар соңгы вакытта ешаеп киткән көрд сугышчан төркемнәренең һөҗүмнәренә каршы торачак. Монда әзерләнгән операциянең нечкәлекләре әлегә сер итеп саклана.
XS
SM
MD
LG