Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:36

Подольски шәһәре финанс идарәсе җитәкчесе атып үтерелгән


Мәскәү янында урнашкан Подольски шәһәре хакимиятенең финанс идарәсе Вера Свиридова үтерелгән.

Хәбәр ителгәнчә, түрәгә коралдан атканнар. Аның мәетен өендә машина йөртүчесе табып алган.

Тикшерү хезмәтләре фикеренчә, бу җинаять Свиридованың эшчәнлегенә бәйле булырга мөмкин. Түрә таланган булуы бик тә мөмкин, чөнки өендәге әйберләре таралган хәлдә ята иде. Ләкин җинаятьчеләр моны тикшерүчеләрне махсус бутау өчен әзерләп куюлары да ихтимал.

Бу җинаять буенча шөбһәләнүчеләр әлегә юк.

XS
SM
MD
LG