Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Үзәк диния нәзараты Хәмитовның мөселман бәйрәмнәре турындагы тәкъдимен яклый


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов
Русия дин эшлеклеләре Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен Русиядә ял көннәре итеп игълан итү тәкъдименә үз карашларын белдерә.

Уфада урнашкан Үзәк диния нәзараты башлыгы урынбасары Әлбир Кырганов сүзләренә караганда, Русия – күпмилләтле һәм күпдинле ил. Башка конфессияләр бәйрәмнәре федераль дәрәҗәдә үткәрелгән вакытта, нигә мөселман бәйрәмнәрен дә илкүләм үткәрмәскә соң? Бу Русия халыкларының бердәмлеген арттырырга ярдәм итәр иде, диде Кырганов.

Рөстәм Хәмитовның Корбан һәм Ураза Гаетләрен Русиядә ял көннәре итеп игълан итү тәкъдиме Русия югары мәхкәмәсенең мөселман бәйрәмнәре турындагы карарына җавап буларак яңгырады. Мәхкәмә фикеренчә, Башкортстанда Корбан һәм Ураза бәйрәмнәренең эш көннәре булмавы – федераль кануннарга каршы килә.
XS
SM
MD
LG