Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Либиядә НАТО очкычлары Сирт каласын янә бомбага тотты


НАТО очкычлары Милли күчеш шурасы көчләре белән уратып алынган Сирт каласындагы берничә хәрби ныгытманы каты утка тотты.

Төньяк альянс һөҗүме вакытында Мөәммәр Каддафиның туган шәһәрендә кораллар саклагычы, берничә машиналар боксы һәм ут чәчү коралы җиһазы юк ителде.

Кичә исә Триполидә кешеләрне бер урынга күпләп күмеп куйган зират табылды. Яңа хакимиятләр сүзләренә караганда, монда ким дигәндә 1200 кеше калдыклары ята. Бу кешеләр 1996 елда Каддафига каршы баш күтәргәннәр һәм кулга алынгач атып үтерелгән булган.

XS
SM
MD
LG