Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага намзәтләр исемлеге үзгәрешләргә ишарәли


Владимир Путин Думада чыгыш ясый, 2011 ел.
Владимир Путин Думада чыгыш ясый, 2011 ел.

Өч федераль фирканең исемлекләренә күбесенчә элекке депутатлар, бик бай эшмәкәрләр һәм башкарма хакимияттән киткән зур түрәләр керде.


Үткән ял көннәрендә Мәскәүдә “Бердәм Русия”, “Коммунистлар фиркасе”, “Гадел Русия” фиркасенең исемлекләре расланды.

Василий Лихачев
Иң зур яңалыкны коммунистлар исемлеге алып килде. Татарстанның элекке вице-президенты, парламент башлыгы, соңгы елларда Русиянең Европадагы халыкара оешмалардагы вәкиле булган, Русия юстиция министрлыгында хезмәт иткән Василий Лихачев коммунистлар фиркасенең төбәк исемлегендә беренче урында тора. Бу шәхеснең Татарстандагы коммунистларның юлбашчысы булып китүе күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.

Бу фирканең Татарстан бүлеге җитәкчесе, җирле парламенттагы фракция башлыгы Хафиз Миргалимов исә 3нче урында гына тора. Коммунистлар шактый тавыш казанса, аның Думага китүе, Дәүләт Шурасындагы урыны бушап калуы мөмкин.

Мәскәү җибәргән кандидатлар

Коммунистлар идеалларын "Внешагропромсервис" оешмасы башлыгы Олег Ким да яклый булып чыкты. Ул Татарстан исемлегендә 2нче урында тора, бу кешене Казанда бик белмәсәләр дә.

Шул ук вакытта Чаллыдан тәкъдим ителгән тагын бер төбәк төркемендә беренче урында Коммунистлар фиркасенең Үзәк комитеты президиум әгъзасы булган Виктор Пешковны да күрергә мөмкин.

Мәскәүдәге фирка җитәкчелегенең төбәк исемлекләренә үз кешеләрен кертү бүгенге көндә гадәти күренешкә әйләнде, ә Татарстандагы сайлаучыларга белмәгән, күрмәгән кешеләр өчен тавыш бирергә туры килә.

“Бердәм Русия” фиркасе исемлегендә дә Татарстаннарга таныш түгел исем бар – ул 11нче урынга куелган Александр Сидякин. Ул Русия Һөнәри берлекләр федерациясе тәкъдиме белән кертелгән кеше булып чыкты.

"Бердәм Русия" исемлеге түрәләрнең алмашуына ишарәли

Аның каравы хакимият фиркасенең намзәтләр исемлегендә калган 17 кеше республика халкына яхшы таныш. Беренче урында, көтелгәнчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бара, аннан соң парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны күреп була.

Аларның Думага бару ихтималы юк дәрәҗәсендә, шуңа исемлекне 3нче урыннан башлап санарга була.

Арчада үткән праймериз, 21 июль 2011 ел
Мөхәммәшиннан соң Татарстанның төбәк төркемендә Дума рәисе урынбасары булган Олег Морозов, депутат һәм гимнастика остасы Алина Кабаева, депутат һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов кертелгән. Бу исемнәр халыкка яхшы таныш һәм праймериз нәтиҗәләреннән соң да билгеле булган иде.

Яңа кешеләрдән "КамАЗ генералы"ның тормыш иптәше, ширкәтнең лизинг өчен җаваплы идарәчесе Әлфия Когогинаның Думага үтүе шикләр уятмый. Ул исемлектә 6нчы урында бара.

Шулай ук Русия Олимпия комитеты идарәсендә эшли башлаган элекке Татарстан министры Марат Бариевнең депутатлыкка үтүе дә шик тудырмый, ул 8нче урында тора. Праймеризларда югары урын алганнан соң, Бариевнең хәзерге эшеннән китүе турында сүзләр йөри башлаган иде, әмма соңыннан ул җирле мәгълүмат чарасына әңгәмәсендә Олимпия комитетыннан китү хәбәрен кире какты.

Әмма тандемдагы үзгәрешләрдән соң аның да фикере үзгәрергә мөмкин, ди кайбер күзәтүчеләр.

Кәнәфиләр бушый

“Нижнекамскшина”, “Татнефтехим” оешмасы җитәкчесе, Татарстан парламентында хакимият фиркасе фракциясенә керүче депутат Радик Ильясов та эшен Русия парламентында дәвам итәр, ахрысы.

Фатих Сибагәтуллин "Азатлык "студиясендә "Атилладан алып Президентка кадәр" китабы белән таныштыра, 2009 ел
Ул исемлектә 9нчы урында. Аның китүе Татарстан Дәүләт шурасына да үзгәреш алып киләчәк, аның урына исемлек белән башка кеше депутат мандатын ала ала.

Әлмәткә дә яңа район башлыгының килүе көтелә. Аның хәзерге җитәкчесе Ришат Әбүбәкеров Федераль җыен депутаты булырга тиеш.

Татарстанга яңа Федераль инспекторның да билгеләнү ихтималы зур. Хәзер бу урында эшләгән Марсель Гәлимәрдәнов та хакимият фиркасе исемлегендә үтә алырлык 13нче урынга куелган, праймеризларда да шактый тавыш җыйды.

Эре эшмәкәр Айрат Хәйруллин һәм элекке район башлыгы, берничә тарихи китап чыгарган Фатих Сибагәтуллин Русия парламентының Түбән пулатында яңа чакырылышта да эшләргә тиеш. Алар исемлектә 14нче һәм 15нче урында.

Татарстанга Думада ничә урын бирелер?

"Бердәм Русия" республикада күп тавыш җыйса, республикага күп урын бирелсә, Татарстан тышкы эшләр департаментының элекке башлыгы Тимур Акуловның да Дума депутаты булып китүе мөмкин. Ул исемлектә 16нчы урында.

Аннан соң Татарстандагы түрәләргә яхшы таныш кеше, соңгы вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Евгений Гришинны да күреп була. Ул 17нче урынны били.

Хакимияткә дәгъвалар белдергән, әмма соңыннан праймеризларда бу хәлне бик үк күпертмәскә тырышкан “Опора России” оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Газизов та исемлеккә эләккән. Әмма ул 18нче урында гына.

Үткән чакырылышта Думага Татарстаннан 14 кенә депутат үткән иде. Бу юлы хакимият фиркасенең күпме тавыш җыюы билгеле түгел. Әмма күп кенә белгечләр, фирканең абруе төшү, элекке процентларны саклап калу авыр булачагы турында әйтеп килә.

Эсерлар ("Гадел Русия") исемлегенең беренче 8 урынында элекке Казан сәясәтчесе Иван Грачев һәм аның тормыш иптәше Оксана Дмитриева күренә.
XS
SM
MD
LG