Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44
Русия президенты Дмитрий Медведев вице-премьер һәм финанс министры Алексей Кудринны вазыйфасыннан азат итте.

Бу турыда илбашы сүзчесе Наталья Тимакова белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге карарның кабул ителү сәбәбен президент Ульяновски өлкәсендә узган модернизация комиссиясе утырышында аңлатып бирде. Анда Медведев президент сәясәте белән килешмәгән теләсә кем, эшеннән китү гаризасын әзерләсен, диде.

Кудрин исә моңа җавап буларак карарымны Путин белән киңәшләшкәч кенә белдерермен, дигән иде.

Кичә Кудрин Вашингтонда, 2012 елдан соң Дмитрий Медведев премьер вазыйфасына күчкәч, аның хакимиятендә эшләргә теләмәвен белдергән иде. Кудрин моны Медведев белән кайбер мәсьәләләр буенча каршылыклар барлыгы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG