Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндәге хәрби ныгытмага чираттагы һөҗүм оештырылды


Йәмәндә хөкүмәткә каршы көрәшкән көчләр башкала Санадан ерак түгел генә урнашкан хәрби ныгытмага һөҗүм ясады.

Аның нәтиҗәсендә бер генерал үтерелде, ил президенты Салихның улы Әхмәт җитәкчелек иткән Җөмһүрият гаскәренең 16 әгъзасы кулга алынды. Бу турыда әлегә оппозиция вәкиллләре генә хәбәр итә.

Бүген башка көннәрдәге кебек Салихның китүен таләп итеп меңнәрчә кеше урамнарга чыкты. Гыйсьянчылар әлеге каршылык чаралары белән бүген Йәмәндә билгеләнгән республика көнен бәйрәм итте.

Соңгы көннәрдәге чуалышлар нәтиҗәсендә Йәмәндә дистәләрчә кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG