Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:23

Медведев Кудринны эшеннән алды


Алда Дмитрий Медведев, артта Алексей Кудрин. Модернизация шурасы утырышы.

Алда Дмитрий Медведев, артта Алексей Кудрин. Модернизация шурасы утырышы.

Русия президенты Дмитрий Медведев вице-премьер, финанс министры Алексей Кудринны эштән алу турында фәрман имзалады.

Элгәре Русия президенты Дмитрий Медведев вице-премьер, Русия финанс министры Алексей Кудринга эштән китәргә тәкъдим иткәч, Кудрин моңа җавап итеп, әлеге гамәлне кылганчы алдан Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән киңәшәчәген әйткән иде.

Дүшәмбе Димитровградта модернизация шурасы утырышы башында Медведев, "кем дә кем президент алып барган сәясәт белән килешми, эштән китүе турында гариза яза ала", диде. Моңа Кудринның “Бердәм Русия” корылтаендагы хәлләргә үз карашын белдерүе сәбәп булды.

Узган шимбә хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасе корылтаенда Русия президенты Дмитрий Медведев белән хөкүмәт башлыгы Владимир Путинның сайлаулардан соң үзләренең хакимияттәге рольләрен алышачаклары турында белдергән иде.

Бу яңалыкны Вашингтонда Халыкара валюта-финанс комитеты утырышы вакытында ишеткән Кудрин Медведев җитәкләячәк хөкүмәткә кермәячәген әйтте.

“Эш әле миңа нәрсә дә булса тәкъдим ителмәүдә генә түгел, уйлавымча, миндә булган фикер каршылыгы бу хөкүмәткә килергә ирек бирмәячәк”, диде Кудрин журналистларга.

Владимир Путин (с) һәм Алексей Кудрин. Март 2004
Путинга якын даирәдән булган Кудрин Көнбатышта да таләпчәнлеге, консерватив финансчы буларак хөрмәт казанган иде. Кайбер сәяси күзәтүчеләр Путин тагын президент булып сайланырга уйласа, Кудрин хөкүмәткә җитәкчелек итәргә мөмкин дип тә фаразлады.

Мәскәүдәге белгеч Владимир Прибыловский, "Русиянең сәяси элитасындагы либерал караштагылар, соңгы айларда Медведев чәчәге шиңер дип үз өметләрен Кудринга баглый башлаган иде", дип белдерә.

“Медведев хакимияте дәвам итүне теләгән төркемнәр һәм кланнар соңгы айларда йомшарды, аларның бер өлеше Кудринга йөз тота башлаган иде. Булачак үзгәрешләрнең башында торучы да һәм консерватив Сечин тирәсендәгеләрне кысрыклаучы да Кудрин булыр дип уйладылар. Путин – президент, Кудрин – премьер, ә Медведев – беркем дә түгел, мисал өчен, Конституция мәхкәмәсе башлыгы булыр дип өметләнделәр”, ди Прибыловский.

Медведев: "7 майга кадәр карарларны үзем чыгарам"

Кудрин Медведевның соңгы биш ел эчендә саклану бюджетын 65 миллиард долларга җиткерергә теләве белән килешмәвен әйтте.

Әле күптән түгел генә дөньяда энергия чыганакларына бик югары бәяләр якындагы елларда төшәчәк дип кисәтте. "Алдагы сайлаулардан соң Русиягә салымнарны арттырырга һәм билбауны кысарга туры киләчәк", диде. Шулай ук Кудрин пенсияләрне арттырырга җыенуны һәм бизнесны иминиятләштерү өчен акча бүлүне киметергә теләүне дә тәнкыйтьләде.

Дмитрий Медведев (с) Алексей Кудрин. Сентябрь 2011.
Бу сүзләр, әлбәттә, Медведевка ошамады. Кудринга эштән китәргә тәкъдим ясаганда ул: “Миңа теләсә нинди җавапсыз такылдауны күзәтеп барырга туры киләчәк һәм киләсе елның 7 маена кадәр кирәкле бөтен карарларны да үзем чыгарачакмын”, диде.

Күп кенә күзәтүчеләр, Кудрин Путин белән тыгыз мөнәсәбәттә булганга, финанс министрының Вашингтондагы белдерүе хакимияттәге элита белән арасын өзәргә теләүне белдерми, ди.

Оппозициядәге “Халык иреге фиркасе” ПАРНАС лидеры, Русия хөкүмәтенең элекке башлыгы Михаил Касьянов Кудринның корылтайга кадәр өметләре тагы да югарырак үрмәләү булганны әйтә.

“Ул 11 ел финанслар министры булганга бу вазифадан арган инде. Ул йә китәргә, йә өскә таба күтәрелергә теләр иде. Әлбәттә, ул премьер-министр булырга теләр. Путин өчен бу начар юл булмас иде. Әмма бу барып чыкмады. Кудрин үзенең Медведев белән эшләргә теләмәвен белдереп, Путин алдында үз шартларын кую мөмкинлеген киңәйтә. Төгәлрәге, аңа абруй булмаган Медведевка буйсынмауны күрсәтә. Икенче бер вариант та бар - ул башка урынга, шулай ук формаль рәвештә алай ук бәйле булмаган оешма - Үзәк банкка да китә ала”, дигән иде.

Башка күзәтүчеләр, Медведевның дүшәмбедәге белдерүенә кадәр, Кудринның премьер-министр булырга теләге шулкадәр зур, чөнки озак еллар Путин белән килешеп эшләгәнгә алай да булырга мөмкин, дип көткән иделәр.

Прибыловский Медведев премьер-министр булган очракта "озаккамы?" дигән сорауны да куя. "Барсы да Аллаһы Тәгалә кулында, ягъни Владимир Путин кулында", ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG