Accessibility links

Кайнар хәбәр

40 елдан соң җир шарында авыл халкы бик аз булачак


БМО исәпләүләренә караганда, 2050 елга җир йөзендә кеше саны 12 миллиардка җитәчәк. Ләкин аларның 3 миллиарды гына авылларда, калганнары исә шәһәрләрдә көн күрәчәк икән.

Бу турыда Ханты-Мансийскида ачылган «Төньяктагы авылларны тотрыклы үстеру» конференциясендә Аляска штатының планлаштыру комиссиясе әгъзасы Җорҗ Каннелос белдерде.

Халыкара белгечләр сүзләренә караганда, 2050 елга Русия авылларында яшәүче халык саны бүгенге көн белән чагыштырганда 27 проценттан 17 процентка кадәр төшәчәк. АКШта бу күрсәткеч 10%, Канадада – 12% тәшкил итәчәк.

«Бүген сәясәтчеләр күбрәк шәһәрләргә игътибар итә, авылларга исә әллә ни әһәмият бирмиләр. Шуңа күрә авыллар тотрыклылыгын югалта бара», - диде Каннелос.
XS
SM
MD
LG