Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

1961 елның 27 сентябрендә Оренбурда телевидение студиясе эшли башлый. Оператор Рафаил Хәялин беренче көненнән башлап шунда була.


Оренбур телевидениесенең 50 еллыгына багышланган тантана узган атна ахырында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында үтте. Әлеге ярты гасыр дәверендә техник чаралар, тапшырулар белән бергә кешеләр дә үзгәрде.

1991 елны Оренбур телевидениесе тарихында беренче тапкыр татар телендәге тапшыру эфирга чыкты. Төбәк татарлары турындагы “Якташлар” исеме белән информацион һәм “ Сезгә бездән сәлам” кебек музыкаль тапшыруларының гомере бик озын булмаса да, эфирда алар 15 ел буе булды. Шушы елларда татар телендәге тапшыруларны эфирга Лилия Сәфәрова белән Гөлүзә Мөшәрапова әзерләде. 2005 елдан башлап, лицензия буенча, компания үз тапшыруларын тик рус телендә генә алып барырга тиеш булды.

Озак еллар телевидениегә операторлар Искәндәр Бигиев белән Рафаил Хәялин хезмәт итте. Шулай да араларыннан иң танылганы – Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Михаил Ломоносов исемендәге премия һәм алтын медаль иясе, телевизион оператор Рафаил Хәялин.

Гомеренең 50 елын кино һәм телевизион оператор хезмәтенә багышлаган бу талантлы һәм мактаулы шәхес Татар Каргалы авылында туып үскән. Әйтергә кирәк, борынгы кәрван юллары чатында урнашкан данлыклы Каргалыга – Татарстанның Байлар Сабасыннан күчеп килгән һәм Сәгыйть бистәсенә нигез салучы атаклы Сәгыйть Хәялин – Рафаилнең бабасы.

Рафаил Хәялин (уртада)
Армия сафларында хезмәт иткәндә үк, объективлар, фотофиксажлар белән мавыгуын белеп, Феодосиядәге диңгез флоты авиациясе үзәгенә сайлап алалар.Сәләтен тиз сизеп алып, кинооператор итеп билгелиләр. Менә шуннан бирле Рафаил Хәялинның кино, ә соңрак видеокамера җилкәсеннән төшми.

Аннары ул кино институтына китә, ә операторлык эшен Куйбышев кинохроника студиясендә башлап җибәрә. “Оренбур” дәүләт телерадиокомпаниясендә 45 ел эшләгәч, ул Оренбур дәүләт университетында электрон мәгълүмат чаралары лабораториясендә яшьләргә осталыгын тапшыра.

Рафаил Хәялин иҗат иткән эшләргә килгәндә бик күп алар: меңәрләгән чакрым кино-видео тасмалар, аларның зур бүләккә ия булганнарын атап китәр өчен дә озын исемлек кирәк.

1989 елда Көнбатыш Берлинда Халыкара фестивальдә 79 фильм арасында “Прокофий и Евдокия” иң яхшы унлыкка эләгә.

1997 елда “Бузулукский бор” алтын “Ника”ны яулый.

2000 елда “Песень сурка» (“Баймак җыры”) Халыкара фестивальдә 94 фильм арасында иң яхшы операторлык эше өчен бүләкләнә.

2002 елда Халыкара фестивальдә “Чёрным по зелёному” 132 фильм арасында иң яхшы дип табыла.

Бер ике сүз белән бу фильмнарда авторлар нәрсә күрсәтергә теләгәнен дә әйтеп узыйк. “Сугыш вакытларында Сакмар буе бәрәңгелегеннән кайтып килешли, каршыбызга 4-5 җәнлек килеп чыкты да, утырышып, бала тавышлары белән елый башладылар, дип әниемнең сөйләгәне истә калган. Өлкәдә чирәм җирләр күтәргәндә 1600 млн. гектар җирләр сөреп актарылды. Шунда харап булган җәнлекләрнең җан авазы галәмнәрне тетрәткәндер”, дип искә ала Рафаил абый.

“Баймак җыры” нәкъ шул хакта. Бер ел дәвамында өлкәдәге 4 дала тыюлыгында йөреп, төрле ел фасылларында төшерергә туры килә аңа бу фильмны.

“Чёрным по зелёному” фильмы да экология мәсьәләләрен күтәреп чыга. Бозаулык наратлыгында яшел хәтфә буйлап аккан кара эз – нефть тирә-як табигатенә зур зыян сала.

Рафаил Хәялин үзенә алмашка өч оператор әзерләде: улы Элдар журналистика факультетын тәмамлады, бүгенге көндә Мәскәүдә НТВ каналында оператор, энекәше Ильяс һәм оныгы Тимур да Оренбур компанияләрендә оператор булып эшлиләр.

XS
SM
MD
LG