Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:55

Сайлауалды бәхәсләрдә милли темаларны кыздырырга ярамый дип игълан ителсә дә, ЛДПР фиркасе рус милләтен яклау байрагын рәсми рәвештә күтәреп чыкты. “Азатлык” радиосының чираттагы "түгәрәк өстәле” әлеге мәсьәләгә багышланган.


Русия президенты Дмитрий Медведев сәяси фирка лидерлары өчен уздырган соңгы очрашуда сайлауларда милләтчелек хисләре белән шаярмаска, канунсыз гамәлләрдән читтә калырга чакырган иде. Ул вакытта сайлау кампанияләре башланып килә иде генә.

Медведевнең бу киңәш-тәкъдимен иң беренче булып ЛДПР партиясе җиргә салып таптады дисәк, ялгыш булмастыр. Чөнки 6 сентябрьдә үткән корылтайда бу партиянең Дума сайлауларына “Руслар өчен!” шигаре белән катнашачагы билгеле булды.

Бу шигарне партия корылтае үткән зал сәхнәсе өстенә зур хәрефләр белән язып куйганнар иде. Һәм бу сәер язма берничә сәгать буе турыдан-туры трансляцияләнгән корылтайның тамгасы булып, телеэкраннар аша бөтен дөньяга күренеп торды. Жириновский үзе бу шигаргә карата болай диде:

“Мин бу сайлауда 25% тавышны Русиянең төп халкы булган рус халкына таянып җыюыма ышанам. Бүгенге хакимиятнең күп проблемнары шушы көчкә таянмаганга килеп чыга”.

Бүгенге сөйләшүдә без әлеге сүзләргә бәя биреп, “Урыслар өчен!” дигән шигарнең мәгънәсен ачыкларга тырышырбыз. Сөйләшүдә сатирик язучы Фәнзаман Баттал һәм “Ватаным Татарстан” газеты журналисты Илдар Миргалимов катнашалар.

Фәнзаман Баттал. Телевидениедән Жириновский чыгыш ясый башласа, мин бик бирелеп карыйм. Үзем сатирик булгангамы, ул комедиант булып тоела. Ул теләсә нинди сүзне тотып, бәреп әйтә ала.

Кайчак шаккатып карыйсың. Татарларны Монголиягә куачакбыз дигән сүзләре хәтеребездә бит. Ул гомумән чаманы белми торган кеше кебек күренә.

Аның милләтен беләбез бит. Бу кешенең урыслар өчен көрәшүе – үзе бер комедия. Урыс халкы инде эчә-эчә, авыр тормыштан деградацияләнгән. Рус халкы гомер буе килде-китте җитәкчеләргә ышанып яшәгән. Ә сәясмәннәргә сайлаучылар, электорат кирәк.

Райнур Шакир. ЛДПР быел сайлаучылардан 25% тавыш алырга өметләнә.

Фәнзаман Баттал. 25% аламы-юкмы, ләкин шушы шигаре белән ул электоратын шактый арттырырга да мөмкин. Ул элек 10-12% тирәсендә җыя иде. Һәрвакыт өченче урында булды. Быел чыннан да арттыруы бар.

Фәнзаман Баттал
Жириновский торып баса да, теләсә нәрсә сөйли. Әмма Вольф улының күкрәк киереп мактануы көлке. Соң бит Америка белән тигезләшергә маташу, өстен булыр өчен күп тырышырга кирәк. Чебеш бөркет белән ярышкан кебек була бу. Шулай да Жириновский мәсьәләсендә ялгышмаска кирәк. Ул клоун гына түгел – бик зирәк политик.

Безгә кайвакыт ФСБда, прокуратурада болай диләр: пропаганда белән Русияне җимерәсез. Мин мондый җавап бирәм: юк, андый ләззәтне безгә бирмиләр, без күзәтеп язучылар гына, ә Русияне Русия политиклары үзләре дә җимерә. Жириновский – шуларның берсе.

Районнарда, шәһәрләрдә сайлау системасын Жириновский тәкъдиме белән бетерделәр. Ә нәрсә килеп чыкты? Вертикальдән Русиягә кара елан булып коррупция үсте.

Әгәр дә илне коррупция ашый башлаган икән, ул аны ашап бетермичә туктамый. Әгәр дә Жириновский “урыслар өчен” диеп чыккан икән, ул вакытта башка милләтләр дә “без үзебез өчен” диеп чыгарга мөмкин.

Райнур Шакир. “Татарлар өчен!” дигән шигар килеп чыга калса, руслар нәрсә әйтер икән?

Илдар Миргалимов. Русия кануннарына күрә милли һәм дини җирлектә партия булдырып булмый. Андый хокук юк. Ягъни татар, мөселман партиясе була алмый.

Ләкин чыннан да, Жириновский – бик зирәк политик. Медведевларга, Путиннарга караганда ул тәҗрибәлерәк. Хәзерге вакытта Русиядә шундый милләтче шигарләргә ихтыяҗ бик зур. Соңгы 20 елда халык милли хис кичерә башлады. Жириновский моннан файдалана.

Райнур Шакир. Димәк Медведевнең “милләтчелек хисләрен арттыра торган шигарләрне күтәрмәгез, халыкны котыртмагыз” дигән сүзләренә Жириновский колак салмады?

Илдар Миргалимов. Хәзер барнәрсә булырга мөмкин. Әлеге мәсьәлә мәхкәмәдә каралса да, Жириновскийга файда гына. Әгәр дә ул мәхкәмәдә оттырса, ул барыбер русларны яклаучы һәм рус нужасын күрүче булачак. Отса да, аңа файда.

Райнур Шакир. Шулай да берәр сәяси партиянең “Без татарлар өчен” дип чыгуы мөмкинме? Чыксалар, аларның язмышы нинди булыр икән?

Илдар Миргалимов. Юк, мин моны күз алдыма китерә алмыйм. Хәтта үзебезнең Татарстандагы "Бердәм Русия" дә кайчакта татар мәнфәгатьләренә зыян китерә.

Хәзерге вакытта Кавказга карата нәфрәт хисе бар. Хәтта Кавказны аерып ташларга кирәк, дип әйтәләр. Бу көрәштә татарларны файдаланулары мөмкин, чөнки кайберәүләргә татар мөселманнарын кавказ мөселманнарына каршы кую отышлы булып күренә.

Райнур Шакир. Жириновский әйтә: “Кавказ республикаларына 500 балалар бакчалары өчен акча бүлеп бирелгән. Рус балалар бакчасы төзү өчен бирелсен, 1 000 балалар бакчасын төзербез”, ди. Ул һаман да рус милләтенең өстен булуын күрсәтергә тели. Фәнзаман абый, бу фикергә ничек карыйсыз?

Фәнзаман Баттал. Монда бер әйберне бик яхшы белергә кирәк. Жириновский – ул Русияне бик оста тарката торган кеше. Русияне сигез "округ"ка бүлделәр бит, анда да йөз меңнәрчә түрәләр җыелды.

Чыннан да, мәхкәмә карары белән теге шигардән баш тартсалар да, барыбер бу рус халкы өчен җәфа күргән кешегә әйләнәчәк.

Мин үзем – татар милләтенең идеологларының берсе. Без шушы әйбергә каршы агитация алып барырга тиешбез. Гомумән сайлауларга бармаска, бу безнең сайлаулар түгел, бу урыс сайлаулары гына дигән пропаганданы җигәргә тиеш булабыз.

Милли мәҗлес тә нык кына хәрәкәткә килер. Икегә бүленгән татар иҗтимагый үзәге дә бу очракта берләшергә тиеш. Кирегә сукалый торган милли хәрәкәтнең абруе бик нык төшәчәк. Алып барылачак пропаганда: бу безнең сайлаулар түгел, без катнашмыйбыз, без шовинистик партиягә тавыш бирергә тиеш түгел.

Райнур Шакир. Безнең өчен Жириновский шовинист булып күренәдер. Ә руслар ягыннан аны шовинист дип бәялиләр микән?

Фәнзаман Баттал. Ике йөздән артык милләте булган Русиядә руслар горурланган саен башка милләтләр я кимсенә, я үзләшә бара. Жириновский кырмыска оясына таяк тыгып болгаткан кебек итте. Милләтләр аңлап алды: безне кешегә дә санамыйлар икән, диде. Бу әйбер дөньяны бик тиз кайната.

Алда президент сайлаулары булачак. Хәзер нәрсә генә әйтсәләр дә, милләтләр булырга тиеш дип сөйләсәләр дә, ул арзанлы сөйләшүгә кала.

Илдар Миргалимов. Корылтай вакытында Жириновский әйтте: “төбәкләрдә без “ЛДПР за русских!” дигән шигар белән чыгачакбыз, ә милли республикаларда “за ЛДПР” гына”.

Илдар Миргалимов
Аннан нәрсә ишетергә телиләр, шуны сөйли ул. Монда килсә, бөтенләй башкача сайраячак. Шуңа күрә аның сәяси адымнарына акыл белән килергә кирәк.

Мин Фәнзаман абыйның сайлауларга каршы пропаганда алып барырга кирәк дигән сүзләре белән килешмим. Безгә сәяси кырда эш итәргә һәм булган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк.

Фәнзаман Баттал. Русларда нинди генә партияләр юк. Шуңа күрә пропаганда булачак. Чөнки пропаганда булмаса, без койрык астында уралып йөри торган вак-төяк бөҗәкләр генә булып калачакбыз.

Жириновский – бик белемле, зирәк кеше. Ул икенче урында татарлар торганын белә. Бу киләчәктә татар белән урыс арасында дошманлыкка китерәчәк.

Жириновскийның сүзе башка милләтләрне уятты. Бу халыкның башында күп еллар барачак әйбер була. Бу Русиянең таркалуын тизләтергә мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG