Accessibility links

Урта Азиядә урыс телен белүчеләр кими


Төркмәнстан башкаласы Ашхабадтагы бер мәктәп укучылары.
Төркмәнстан башкаласы Ашхабадтагы бер мәктәп укучылары.

1991 елга кадәр Урта Азиядә зур өстенлеккә ия булган урыс теле хәзер бу төбәктә абруен югалта бара.

1991 елда кадәр Советлар берлегенә кергән Урта Азия республикалары бәйсезлеккә иреште. Шушы 20 ел эчендә алардагы көндәлек тормыш зур үзгәрешләр кичерде. Әлеге үзгәрешләр арасыннан элек Урта Азия белән Русия өчен уртак бер күренеш булып торган урыс телен киң куллану хәзер инде бу республикаларда бетүгә таба бара.

Үзбәкстанда Русия каналларын иярчен аша гына карап була

Абдулла көньяк Үзбәкстанда яши. Аңа 20 яшь. Ул туган иле бәйсезлек алган елны дөньяга килә. Абдулла урысча сөйләшәме соң?

«Юк, юк, мин дә, энем һәм сеңелләрем дә русча белми. Хәзер инде урыс сыйныфлары да, мәктәпләре дә калмады. Мин укыган мәктәптә атнасына бер сәгать кенә урысча укытыла иде», ди Абдулла.

Үзбәкстанның Хорезм шәһәрендәге төрек лицее
Абдулла Советлар берлеге таркалганнан соң Үзбәкстанда туган буын вәкиле. Үзбәкләр үз илләрендә иң зур этник төркемне тәшкил итә. 1991 елда бәйсезлек алганнан соң хөкүмәт җирле телнең абруен күтәрү өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләргә тырыша. Урыс телендә чыккан газетларны барлык сату урыннарында да алып булмый. Урыс телендәге телетапшыруларны да иярчен аша йә булмаса кабель телевидениесеннән генә карарга мөмкин.

Җайһун укытучы. Ул 25 елдан артык Үзбәкстандагы мәктәпләрдә белем биргән. Аның әйтүенчә, 1991 елга кадәр булган вакыт белән чагыштырганда республикадагы урыс теленең хәзерге хәле нык аерыла.

«Советлар заманында мәктәпләрдә урыс теле атнасына биш сәгать мәҗбүри укытыла иде. Берничә телеканал да урыс телендә тапшырулар алып барды. Мәскәүдә әзерләнгән тапшырулар турыдан-туры төбәккә юлланды, ә чит ил кинолары урыс теленә тәрҗемә ителеп күрсәтелде. Яңалыклар чыганагы булган газет һәм журналлар, телетапшырулар, радио – барсы да урысча иде. Бәйсезлеккә ирешкәннән соң мәктәпләрдә урыс теле бер йә ике сәгатькә генә калдырылды. Рус телендәге каналларны иярчен тәлинкәләре аша гына карарга мөмкин. Җирле телеканалларда урыс телендәге тапшырулар бик нык кимеде», дип белдерде Җайһун.

Бәйсезлек туган телләрне үстерүгә мөмкинлек бирде

Мәскәү йөз елга якын Урта Азиядәге җирле халыкка үз идарәсен кертү өчен урыс телен дә нык кулланды. Ерак Мәскәүдәге түрәләр аны мәктәпләргә һәм дәүләт эшләрендә дә төп тел итеп кертте. 1930-нчы елларда Совет хөкүмәте Урта Азиягә кирилл имласын мәҗбүри рәвештә кертә. Андагы халыкларның кайберләре әле бүген дә аны куллана.

Советлар заманында Урта Азиядәгеләрнең бөтен тормышларын урыс теленә күчерергә тырышуның нәтиҗәсе бик аяныч булды. Күпләрдә үз мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре белән бәйләнешләр өзелде. Бары тик бәйсезлеккә ирешү генә югалтканнарны кире кайтарырга мөмкинлек бирде.

Җирле телләрне белмәгәннәр Русиягә кайтып китте

Советлар берлеге таркалгач урыс теллеләрнең Урта Азиядәге республикалардан күпләп китүе туган телләрен торгызуга җиңеллек бирде. Төркмәнстанда булган урыс теллеләрнең өчтән ике өлеше 1991 елдан соң илдән китте. Үзбәкстанга килгәндә, андагы урыс теллеләрнең яртысы илдә калмады. Таҗикстанда 1990нчы еллардан бирле озакка сузылган ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә русиялеләрнең 80%-ы күчеп китүне хуп күрде.

Кыргызстан президенты Роза Отунбаева ел башында кыргыз теленең кулланыш дәрәҗәсен арттыру кирәклеген белдерде.
Урта Азиядәге биш республиканың һәркайсында тел тирәсендәге вазгыять төрлечә. Урыс теленнән котылу өчен һәр республика үз юлын сайлады. Урыс телендә сөйләшүчеләр күп булган Казакъстан белән Кыргызстанда үзгәрешләр акрын бара. Ә Үзбәкстанда киресенчә, президент Ислам Кәримов әле бәйсезлек игълан ителгәнгә кадәр үк үзбәк теленең илдә дәүләт теле булачагын әйтте. Күрше Төркмәнстанда элекке президент Сапармурат Ниязов төбәктә беренчеләрдән булып 1991 елда кирилл имласыннан латинга күчү эшен башлады.

Ташкентта туып, хәзер Кушма Штатларда яшәүче Нодра Исамиддова Үзбәкстандагы үзгәрешләрнең тизлеге урыс теллеләрнең күпләп илдән китүенә китерде дип әйтә.

«Бәйсезлек алганнан соң Русиягә эмиграциянең зур дулкыны булды. Алар урыс телле Русия ватандашлары гына түгел иде, ә бу телдә аралашкан украиннар һәм яһүдләр дә илдән китте», ди Исамиддова.

Галимнәр әйтүенчә, Урта Азиядәге илләрнең күпчелегендә икътисади кыенлыклар булганга, анда яшәүчеләрне үз телләренә өйрәтергә акча җитенкерәми.

Һарвард университетының Үзәк Азияне өйрәнү департаменты башлыгы Джон Шоберлейн сүзләренчә, Урта Азиядән чыкканнар тышкы дөньядагылар һәм бары тик үз телләрендә генә сөйләшүче күршеләре белән дә авыр аралаша.

«Урта Азиянең төньягы белән көньягын чагыштырсак, хәлләр нык аерыла. Таҗикстандагы университетларда укучылар урыс телен белми. Шулай ук башка халыкара телләрдә дә сөйләшми. Алар бары тик таҗикча гына белә, бәлки үзбәкчәдәдер», ди Шоберлейн.

Казакъстанда һәм Кыргызстанда әлегә урыс теле өстенлектә

Икенче яктан, Шоберлейн әйтүенчә, Урта Азиянең төньягындагы кайбер республикаларда Казакъстан һәм Кыргызстанда әлегә кадәр урыс теле өстенлектә калса да, әмма хәлләр аның киләчәге якты булмауны күрсәтә. Кыргызстан президенты Роза Отунбаева ел башында кыргыз теленең кулланыш дәрәҗәсен арттыру кирәклеген белдерде. Ил парламенты президент булган кеше кыргыз телендә иркен сөйләшә белергә тиеш дигән канун кабул итте.

Нефтькә бай Казакъстан да ватандашлары казакъ телендә иркен сөйләшсен өчен 2020 елга кадәр махсус програмны тормышка ашыра башлады.

Русиягә баручылар гына урыс телен белмәүдән кыенлыкта кала

Урыс теле хәзер күпчелек очракта Русиягә китеп эшләүчеләр өчен генә кирәк. Британ газетасы журналисты, Үзбәкстаннан чыккан Анора Мәхмүтова фикеренчә, Русиядәге хезмәттәге мигрантлар арасында урыс телен белүчеләр өстенлектә.

«Бездән Русиягә китеп эшләүчеләр хәзер шактый. Алар кеше күбрәк тел, бигрәк тә русча белгән саен икътисадта һәм сәясәттә үзенең кирәклеген тоюны аңлый башлады», ди Мәхмүтова.

Таҗикстандагы рәсми статистика илдәге хезмәт яшендәгеләрнең яртысының чит илләрдә, аларның күпчелегенең Русиядә эшләвен күрсәтә. Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматларына караганда, 2008 елда чит илләрдә эшләүче таҗик мигрантлары илгә 2,67 миллиард доллар акча күчергән. Бу илнең тулаем җитештерү күләменең яртысына якын дигән сүз.

Төркмәнстанда урыс теле урынын төрек теле алды

Төркмәнстандагы вазгыять башкалар белән чагыштырганда уникаль булып тора. Йөзләрчә төркмән студенты Русиядә укыса да, ике арада виза булмау аннан да күбрәк төркмәннәрне Төркиягә тартты. Төркмәнстан Төркия белән мәдәни яктан да якын булганга студентлар һәм эш эзләүчеләр ул якка омтыла.

Төркмәнстанда Русия телеканаллары, гомумән алганда, ябылганга алар урынына Төркиянең иярчен каналлары күрсәтелә башлады. Ябылган урыс мәктәпләре урынын төрек мәктәпләре алды, чөнки илдә 600-дән артык төрек ширкәте эшли.

Әлеге вакытта урыс теле Урта Азиядә кулланылса да, аның күпмегә кадәр шулай дәвам итәчәген беркем дә әйтеп бирә алмый. Урыс теле хәзер бу төбәктә бердәнбер аралашу теле түгел инде. Урта Азиядән күпләр башка чит илләргә укырга бара, башка телләрне дә өйрәнә һәм хакимиятләр дә үз туган телләренең дәрәҗәсен күтәрү өчен тырыша.
XS
SM
MD
LG