Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

Салаватлылар Казанны сагынып килгән


Салават шәһәре дәүләт башкорт драма театры бинасы

Салават шәһәре дәүләт башкорт драма театры бинасы

Казанда Салават башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре башланды. Шушы уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Салаватлылар белән матбугат очрашуы узды.


Бу елның март аенда Казанда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры гастрольләре узган иде. Яңарак кына Казанда Башкортстан көннәре үтте. Ә 27 сентябрь көнне Казанда Салават башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре башланды.

Тинчурин театрында узган очрашуда Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават театрының баш режиссеры Олег Ханов, күренекле драматург, язучы Нәҗип Әсәнбаев, Салават театрының җитәкчесе Наилә Сәфәргулова, драматург Ризван Хәмид катнашты.

“Башкортстанлылар Казанны бик ярата”

Һәр театр драматурглар үстерә. Театр драматургларга зур юлга чыгарга этәргеч бирә. Башкортстан драматургиясенең аксакалы Нәҗип Әсәнбаевның иҗат юлы да Салават театры белән бәйле.

Салават театры 1936 елда төзелгән. Ул вакытта ул "Авыргазы колхоз-совхоз театры" дип аталган иде. Театрда иң беренче пьеса булып Нәҗип Әсәнбаевнең әсәре куелган.

Нәҗип Әсәнбаев
Нәҗип Әсәнбаев берничә ел шушы театрда директор булып эшләгән. Ул үзенең тормыш юлын бер сулышта сөйләп бирде. "Салават театры – минем яшьлек дустым, мәхәббәтем, аның сәхнәсендә минем иҗат юлым башланды", диде:

“...Сугыштан капитан булып кайттым, 4 орден белән бүләкләделәр. Аннары 10 ел “Кызыл таң”да эшләдем. Аннары Салават театры директоры булдым. Яшь чак иде, пьесалар куела, театрга тартылдым”.

Нәҗип Әсәнбаев Казанны бик яратканын, аны һәрвакыт сагынып искә алуын әйтте:

“Казан – минем өчен бик кадерле шәһәр. Бөтен Башкортстанлылар Казанны ярата. Әле дә бик сагынып килдек. Монда безнең тугандаш халыклар яши. Минем “Зәйтүнгөл” әсәрендә шундый җыр бар:

Бер үк сукмаклардан йөргәнбез,
Бер үк чишмәнең суын эчкәнбез.
Авыл очындагы хуш каендай
Бер кояшка карап үскәнбез.

Без дә: Башкортстан, Татарстан халкы шулай. Шундый тугандаш халык без. Казанга килү – минем өчен зур бәхет ул”, диде Нәҗип Әсәнбаев.

Режиссерның карьерасы Казанда башланган

Баш режиссер Олег Ханов Салават театрының эшчәнлеге белән таныштырды. Ул бу театрда 3 ел эшли.

Театрның режиссеры Олег Ханов
“Казан каласы һәм Тинчурин театры миңа бик якын. 1973 елда шушы бинада мин үземнең беренче театрымны уйнадым. Гомердә дә онытасым юк”, диде Олег Ханов.

Олег Ханов күп еллар Оренбур театрында эшләгән. Бүген дә Оренбур театры белән бәйләнешне өзми. Бу сезонда Шекспирның пьесасында Ричард III ролен уйнаган:

“13 сентябрьдә Шекспирның “Ричард III” спектакленең премьерасы булды. Рәхмәт, Салават театрына, миңа Оренбурга барып, анда спектакльдә уйнарга рөхсәт биргәнгә”, ди ул.

Тамашачы яратып йөри

Салават шәһәрендә 150 меңләп кеше яши. Салават театры җитәкчесе Наилә Сәфәргулова әйтүенчә, Салават – ул урыс шәһәре. Шуңа да карамастан театрга йөриләр, аны яраталар.

Сезонга 5-6 яңа спектакль тәкъдим итәләр. Премьералар вакытында театрга кеше күп йөри. Шулай ук, гастрольләр вакытында заллар тулы була, диде Салават театрының җитәкчесе Наилә Сәфәргулова. Тамашачы җыю проблемасы кискен тормый, ди ул:

“Спектакль күп тапкыр кабатлана башласа, ул тамашачыны туйдыра, халык йөрми башлый. Ә безнең театрыбызга яратып йөриләр. Премьераларны көтеп алалар. Халык бит ул йә режиссерны, йә артистны яратып та килә”.

“Хезмәт хакы бар җирдә дә аз”

Театрның җитәкчесе Наилә Сәфәргулова
“Хезмәт хакына килгәндә ул бар театрда да аз, ди Наилә Сәфәргулова. Әмма яшьләрне тотып тору өчен алар үз чараларын күрә.

“Без берничә тапкыр үзебезнең сәнгать академиясендә үзебезгә махсус курс укытып чыгардык.

Килгән яшьләргә ярдәм күрсәтәбез. Түләүләренә 30% өстәп барабыз. Эшләгән эшләренә карап премияләр була. Безнең театрда уртача хезмәт хакы – 10 200 сум. Яңа килгән кешеләрнең, 30% өстәлеп, 7 200 сум тәшкил итә”, ди Салават театрының җитәкчесе Наилә Сәфәргулова.

"Башкорт театрында театральлек көчле"

Тумышы белән Башкортстаннан булган драматург Ризван Хәмид “Мин һәрвакыт башкорт белән татар драматургиясе нәрсә белән аерыла икән?” дип уйлана идем, ди. “Татар, башкорт театры – икесе ике дөнья, ике сәнгать. Алар арасында аерма театральлектә.

Башкорт театрында театральлек көчле. Алар кечкенә генә детальләрдән театральлек ясый ала. Бүгенге көндә татар театрында андый күренеш юк”, диде драматург Ризван Хәмид.

Салаватлар ни алып килгән?

Салаватлылар Казанга биш спектакль алып килгән:

  • 27 сентябрь - “Җиде кыз” (Н.Әсәнбаев), тарихи драма. Башлана: 18.30
  • 28 сентябрь - “Чияле тау” (Н.Әсәнбаев), драма. Башлана: 18.30
  • 29 сентябрь - “Борын-борын заманда” (М.Багаев), балалар өчен әкият (рус телендә). Башлана: 10:00
  • 29 сентябрь - “Ул кайтты”. (Ә. Атнабаев), драма. Башлана: 18.30
  • 30 сентябрь - “Борын-борын заманда” (М.Багаев), балалар өчен әкият. Башлана: 12.00
  • 30 сентябрь - “Риваять” (Т.Миңнуллин), мәхәббәт турында легенда. Башлана: 18.30

Спектакльләр Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры бинасында күрсәтеләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG