Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа Израильнең фәләстин җирләрендә йортлар төзәргә җыенуын тәнкыйтьли


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Израильнең Көнчыгыш Иерусалимдә яңа йортлар төзәргә әзерләнүен “зыянлы гамәл” дип атады.

Әгәр бу эшләр дәвам итсә, Израиль һәм Фәләстин арасында солых сөйләшүләре башланып китмәскә дә мөмкин, ди Клинтон.

Израильнең Көнчыгыш Иерусалимдә 1100 торак йортны төзү карарын Европа берлегенең Югары вәкиле Кэтрин Эштон да тәнкыйть итте.

Фәләстиннәр исә Израиль белән сөйләшүләр басып алынган җирләрдә төзелеш эшләре беткәч кенә мөмкин булачак, дип әйтеп киләләр.

Узган атнада Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас БМОга мөстәкыйльлек турындагы мөрәҗәгатен тапшырган иде. Фәләстиннәр яңа дәүләтнең башкаласын Көнчыгыш Иерусалимдә урнаштырырга ниятли.
XS
SM
MD
LG