Accessibility links

Болгарстанда чегәннәргә каршы протест чаралары үтте


Илнең башкаласы Софиядәге демонстрациягә йөзләрчә кеше җыелды. Полиция һәм милләтчел шигарьләр күтәргән яшьләр арасында бәрелешләр булды. Берничә кеше тоткарланды. Протестта катнашучылар хөкүмәт һәм парламент биналарына бәреп керергә тырышып карады.

Протест чаралары шулай ук Варна һәм Пловдив шәһәрләрендә узды.

Протестлар Катуница авылындагы вакыйгалардан соң башланып китте. Күптән түгел анда болгарлар һәм чегәннәр арасында бәрелешләр булып алган иде.
XS
SM
MD
LG