Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа илләре Сүриягә каршы чикләүләрдән вакытлыча баш тарта


Мөәммәр Каддафи һәм Бәшәр Асад
Мөәммәр Каддафи һәм Бәшәр Асад
Франция, Британия, Германия һәм Португалия тәкъдим иткән Сүрия резолюциясендә бу илгә каршы әзерләнгән чикләүләр кичекмәстән гамәлгә кертелергә тиеш түгел диелгән.

Документ авторлары Сурияне кеше хокукларын санга сукмауда гаепли һәм җирле хакимиятне көч кулланудан баш тартырга өнди. Тыныч халыкка каршы хәрби операцияләр туктатылмаса, чикләүләр үз көченә керергә мөмкин, кисәтеп куялар Европа илләре.

Сүрия резолюциясенә әлеге үзгәрешләрнең кертелүе аңа каршы чыккан Русия һәм Кытайга бу документны кабул иттерергә тырышып карау дип бәяләнергә мөмкин. Мәскәү һәм Пекин Бәшәр Асад режимына чикләүләр оештыру дөрес түгел дип саный. Бу фикер белән Һиндстан, Көньяк Африка һәм Бразилия килешә.

БМО исәпләүләренә караганда, Сүрия халкы баш күтәрә башлаган вакыттан бирле илдә 2700 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG