Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән гысьянчылары хакимият очкычын бәреп төшерде


Йәмән гысьянчылары бүген хакимият очкычын бәреп төшерде. Әлеге очкыч соңгы көннәрдә баш күтәрүчеләрне Санадан ерак түгел урнашкан Архаб каласы янында утка тота иде. Парашют ярдәмендә исән калган очучыны баш күтәрүчеләр кулга алды.

Йәмән рәсми хакимиятләре бу мәгълүматның дөрес булуын раслый һәм Sukhoi SU-22 очкычын югалтуларын хәбәр итә.

Җирле кабиләләрнең Сана янындагы шәһәрчекләре Йәмән Милли гвардиясе тарафыннан инде берничә көн рәттән каты утка тотыла.

Йәмән президенты Салихка каршы көрәшкән кабиләләрнең гаскәрләре исә оппозициягә күчкән генерал Гали Мохсән әл-Әхмәр җитәкчелегендә хәрәкәт итә.
XS
SM
MD
LG