Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Франция: Иранны чынлап торып сугыш көтәргә мөмкин


Иран атом-төш коралын булдыру тырышлыгын туктатмаса, ул илне хәрби һөҗүмнәр көтәргә мөмкин. Бу турыда Франциянең БМОдагы вәкиле Җерар Аро белдерде. Аның сүзләренә караганда, әгәр якында Иран белән сөйләшүләр башлап җибәрүгә ирешеп булмаса, хәрби операция чыннан да тормышка ашарга мөмкин.

Көнбатыш илләре Тәһранны инде озак еллар дәвамында атом-төш коралын булдыруда гаепләп килә.

Уран баетуны туктатырга теләмәгән Иранны БМО Иминлек Шурасы 4 тапкыр чикләүләр кертеп җәзалаган иде.

Тәһран исә үзенең атом-төш програмын хәрби максатлар белән әзерләнмәве турында әйтеп килә.

XS
SM
MD
LG