Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә төзеләчәк Җәмигъ мәчете өчен өч проект сайлап алынды


Финалга чыккан өч проектның берсе (4 санлы проект)
Финалга чыккан өч проектның берсе (4 санлы проект)
Кырымның Акмәчет шәһәрендә төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең проектлары тикшерелде. Мәчет төзелешен күзәтүче шура тәкъдим ителгән проектлар арасыннан өч җиңүчене билгеләде. Бу турыда Кырым Диния Нәзараты хәбәр итә.

Сайлап алынган проектларны яхшырту эшендә белгечләрдән тыш гади кешеләр дә катнаша ала. Моның өчен фикерләрне cami@qirimmuftiyat.org.ua адресына җибәрергә кирәк.

Яңа мәчет дүрт манарадан торачак. Ул үз эченә дүрт мең кешене сыйдыра алыр дип көтелә. Анда гыйбадәтханәдән тыш мөселман кафелары, ял итә торган урыннар, фонтаннар каралган.

Проектның гомум бәясе 10 миллион доллар тәшкил итә. Әлеге вакытта инвесторларны җәлеп итү эше бара. Мәчет төзелеше өчен үз акчасын кертергә теләүче кешеләр өчен Кырым Диния нәзараты махсус хисап ачты.

2 санлы проект
7 санлы проект
XS
SM
MD
LG