Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:07

Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре кысаларында Стәрлетамак башкорт драма театры Казан тамашачыларына Мостай Кәримнең “Кыз урлау” пьесасы нигезендә куелган спектаклен күрсәтте.


Бу тамаша турында игъланнар соңрак һәм тыйнак әйтелсә дә, Тинчурин исемендәге театр залы бу кичтә тамашачылар белән тулы иде. Үзгәртеп кору, милли терелеш елларында оештырылган Стәрлетамак театры куйган бу спектакльдә шаян сүзләр, кызыклы җыр һәм такмаклар, халыкчанлык рухы казанлыларны үзенә тартып тора.

Башкорт телендә барган һәм тәҗрибәле башкорт артистлары уйнаган тамашаны Казан башкортлары да, татарлары да бер үк дәрәҗәдә мавыгып һәм кызыксынып карады. Тел һәм рухи эстетик аерымлыклар сизелмәде.

Сугыштан соңгы елларда гади авылда барган вакыйгалар һәркемгә якын. Җорлык, егетлек һәркемгә ошап торды. Стәрлетамак башкорт драма театрының директоры Таһир Искәндәров труппаның Казанга дулкынланып, дәртләнеп килүе турында сөйләде.

– Стәрлетамак башкорт театры Казанга икенче тапкыр килде. Ноябрь урталарында Казанга гастрольләр белән килербез, анда Казан тамашачыларына “Галиябану”, “Кыз урлау”, “Ак калфак” спектакльләрен алып килербез. 15 ел элек без Казанга беренче тапкыр Кәрим Тинчурин театрына гастрольләр белән килгән идек, алар бик матур үтте.

Стәрлетамак театрының нинди үзенчәлеге бар?

– Безнең театрга 20 генә яшь. Ул суверенитет вакытында, күп регионнарда театрлар ябылган чакта ачылды. Театрыбыз каланың уртасында урнашкан.

Без гастрольләр белән күп йөрибез, Русиядә Краснодар, Оренбур, Сарытауда булдык. Чит илләрдән быел гына Төркиядә, Казакъстанда, Төркмәнстанда булдык. Безнең кала бай, шуңа күрә театрның мөмкинлекләре дә бар.

Ә репертуар сайлаганда, нинди критерийдан чыгасыз?

– Төп максатыбыз – халык өчен эшләү. Шуңа күрә безнең репертуарда – “Яшь йөрәкләр”, “Кыз урлау”, “Ак калфак”. Әле “Асылъяр”ны куябыз, Шекспирны куйганыбыз бар.

Бер хикмәтле сорау, Таһир әфәнде. Залда утырган тамашачының кайсы татар, кайсы башкорт аерып буламы?

– Башкорт һәм татар халкы театрга дәррәү йөри, ихлас күңелдән спектакльләрне карый. Дөресен әйткәндә, аларны аерып булмый. Менә бүген дә, карыйбыз, тамашага күмәкләшеп татарлар килгән, безнең кан кардәшләр...

* * *

Бу юлы стәрлетамаклылар Казанда бер генә спектакль – “Кыз урлау” тамашасын алып килгән. Ноябрь аенда алар Казанга тагын гастрольгә киләчәк. Бу яшь театрның чыгышларын башкортлар да, татарлар да үз итеп, якын итеп карый.

Милләтләр һәм театрлар үзгә, ләкин тамашачылар аудиториясе бер үк. Хәзерге заманда кабул ителгән иҗади интеграция һәм универсальлек Стәрлетамак театрының уңышлы киләчәгенә өметләрне көчәйтә.

XS
SM
MD
LG