Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:40

Медведев Мәләкәстә атом институтында булды


Росатом башлыгы Кириенко (у) Медведевны күргәзмә белән таныштыра, Димитровград, 26 сентябрь 2011

Росатом башлыгы Кириенко (у) Медведевны күргәзмә белән таныштыра, Димитровград, 26 сентябрь 2011

Русия президенты Дмитрий Медведев Ульян өлкәсенә сәфәре кысаларында Мәләкәстәге атом реакторларын фәнни-тикшерү институтында булды.


Русия президенты Дмитрий Медведевның атна башында Ульян өлкәсенә ясаган сәфәре беренче чиратта финанс министры Алексей Кудринны эштән алу хәбәре белән истә калды. Бу карарын ул нәкъ шул сәфәр вакытында кабул итте. Ләкин Медведевның сәфәре моның белән генә чикләнмәде.

Русия президенты Мәләкәстә (Димитровград) урнашкан Европада иң зур саналган НИИАР – Атом реакторларын фәнни-тикшерү институтында да булды. Анда аны уникаль изотоп булдыру технологиясе белән дә таныштырдылар. Бу технологияне яман шеш авыруын иртәрәк ачыклау һәм дәвалауда заманча модернизация тырышлыклары нәтиҗәсенең анык мисалы диләр.

Утырышта югары квалификацияле белгечләр әзерләү турында да сүз булды. Бу җәһәттән президент Мәләкәс тәҗрибәсен мактап та алды:

"Димитровградта Совет чорында ук зур һәм бик мөһим кластер формалашкан иде. Әйтергә кирәк, бу – бөтен дөньяда иң зур фәнни үзәкләрнең берсе. Монда бик уңган коллектив тупланган һәм ул кабул ителгән проектлар уңышлы эшләп килә. Эшнең югары дәрәҗәдә алып барылуы миндә бик тә уңай тәэсир калдырды", диде ул.

Шул ук тема өлкә башлыгы Сергей Морозов белән очрашуда да дәвам итте. Ул төбәктә яшь белгечләрне әзерләү һәм аларга эш башлауда уңайлы шартлар тудыру тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Медведев мондый тәҗрибәгә уңай караш белдереп, бу күркәм эшне нәкъ шулай дәвам итәргә киңәш бирде.

"Чабаксар станциясе зыянга булачак"

Иделдә Чабаксар тирәсендә гидроэлектростанция төзелеше халык таләбе белән туктатылган иде. Мәскәү даирәләренең бу төзелешне яңарту тырышлыклары Ульян өлкәсе халкын да пошаманга сала. Болай да Куйбышев сусаклагычы аркасында данлыклы Идел елгасы эссе җәй көннәрендә су үсемлекләре белән каплана. Табигатьне корыту тырышлыкларының РАО ЕЭСны баетудан тыш, кемнең нәрсә югалтуы һәм отуы турында югары даирәләрдә уйлаучы да юк кебек.

"Җирле белгечләр фикеренчә, Чабаксар станциясе аркасында суның сыйфаты гына түгел, тулаем экологик систем да бозылачак, Иделнең биниһая текә ярлары шуышуы гына да Куйбышев электростанциясенең файдасыннан зарары күбрәк икәнен аңлата ала", дип яза “Симбирский курьер” гәзите. Белгечләр фикеренчә, Чабаксар электростанциясе Чуашстан һәм Татарстан гына түгел, хәтта Мари иле, Түбән Новгрод өлкәсенең дә байтак җирләрен су астында калдырачак.

"Халык сарык көтүе дәрәҗәсенә төште"

“Симбирский курьер” гәзите дә Кремль тирәсендәге хакимият бүлешүгә үз мөнәсәбәтен белдерә. Язма менә ничек башлана: “Владимир Путинның Кремльгә кайту теләге турында Медведевның президент булып урнашкан көнендә үк язган идек инде. ВВПның пычрак – халык яратмаган гамәлләрен үз өстенә алып, бары тик отышлы гамәлләрен генә Путинның үзенә калдырып, Медведев үзенә ышанган халыкны алдады да.

Русия киңлекләрендә мондый хәлнең булганы юк иде әле. 140 миллион кешенең язмышын ике кечкенә адәм баласы, теннис тупчыгы кебек, бер кулдан икенчесенә тапшыруы – бөтен халыкны сарык көтүе дәрәҗәсенә төшерүдәй кабул ителә. Болай китсә, алар, чиратлап, 2036 елга кадәр утыра алалар”.

Артабан гәзит АКШ президентларының бервакытта да, бер киткәч, тагын шул ук канәфигә омтылмавына да игътибар юнәлтә. Шулай шул: Америкада гына түгел, мишәр әйтмешли, башка илләрдә теләсә нинди халык үзен сарык көтүе кебек тотмый.

XS
SM
MD
LG