Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташландык хәлдәге биналар яңа хуҗаларын көтә


Аукционга куелачак бер бинаның эчке күренеше
Аукционга куелачак бер бинаның эчке күренеше

Казанда ташландык хәлгә калган тарихи биналарны аукцион аша сатмакчылар. Аукционны оештыручылар сүзләренчә, биналарны сатып алырга теләүчеләр бар, әмма бәяләр, биналарның авыр хәле һәм төзекләндерү шартлары күпләрне әлеге адымнан ваз кичәргә мәҗбүр итә.


Соңгы араларда Казандагы тарихи әһәмияткә ия биналар хакында күп сөйлиләр. Матбугат чараларында дөнья күргән шул хактагы язмалар кайбер эшмәкәрләрдә әлеге биналарны сатып алу теләген уяткан.

7 һәм 21 октябрь көннәрендә үтәчәк аукционнарга санаулы көннәр генә калып баруга карамастан, эшмәкәрләрнең бу биналарны сатып алу һәм төзекләндерү темасында күп кенә сораулары җавапсыз кала бирә.

Татарстаннан читтә яшәүче Габделрәүф абый Казандагы җимерек тарихи биналарның сатылуы хакында "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында якшәмбе көннәрендә эфирга чыгучы “Җиде көн” тапшыруыннан ишеткән. Бу хәбәрне караганнан соң, бу биналар белән якыннан кызыксына башладым ди ул.

Татар эшмәкәре тарихи биналар белән кызыксына

Татар тотып карамый – ышанмый, дигән мәкальдән чыгып, биналарның халәте белән якыннанрак танышу максатыннан Казанга килеп чыгарга булдым, ди Габделрәүф әфәнде. Кайда эшләгәнен һәм фамилиясен әлегә әйтергә теләмәгән эшмәкәр әлеге сәяхәтенә "Азатлык" радиосын да чакырды.

Мәскәү урамындагы тарихи Фукс йорты
Әмма сәяхәткә чыгар алдыннан Габделрәүф әфәндегә, бу биналарны нинди максаттан чыгып сатып алырга телисез, дигән сорау белән мөрәҗәгать итми булдыра алмадым.

"Тарихи биналар турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишетеп, күреп, бу биналарны төзекләндерергә уйладым. Кайчандыр безнең бабаларыбыз моннан киткән, хәзер инде безнең үз ватаныбызга кайтып, үз эшләребезне җәелдереп җибәрергә вакыт", ди ул.

Тарихи бина бәясе миллионнар белән исәпләнә

Казан хакимияте тарафыннан сатуга чыгарылган тарихи биналар белән танышуны без Карл Маркс урамындагы, заманында татарның беренче театр артисткасы, данлыклы Сәхипҗамал Волжская яшәгән 60нчы йорттан башладык.

Бинаның алгы өлеше бераз сакланып калган булса да, эчке өлешенә кергәч, бинаның бары тик әнә шул алгы өлештән генә гыйбарәт булганы аңлашылды. Бар җирдә ишелгән кирпеч өемнәре, ауган матчалар, чүп-чар аунап ята.

233 квадрат метрлык мәйданга ия бинаның янында ук 527 квадрат метрлык җир мәйданы да бар. Җимерек бинаның бер урыныннан көч-хәл белән генә эчкә уза алган татар эшмәкәре Габделрәүф абзый бинаның шушындый хәлен күреп тел шартлата.

Профсоюз урамындагы Бауман һәм Тинчурин яшәгән 5нче йорттагы хәлләр тагын да аяныч. Анысының төзекләндерү соралган мәйданы 2000 квадрат метр булуы белән беррәттән, сату бәясе дә хәйран югары – Казан хакимияте бу бинаны аукционга 19 миллион 900 мең сумнан куйган.

Тарихи биналарның кайберсенә сукбайлар, кайберсенә этләр ияләнгән
Габделрәүф абый сәфәрен дәвам итә. Чираттагы бина – Бауман урамындагы 27нче йорт. Анысының тышкы кыяфәте бераз ярардай кебек күренсә дә, түбәсенең һәм кайбер катларының җимерелгән булуы кырыйдан карасаң гына аңлашыла, чөнки монысының эченә кереп булмый.

Мәскәү урамындагы профессор Фукс йорты да башкалардан бик нык аерылмый: шул ук җимереклек, диварлары чатнаган. Монысының эчке катына сукбайлар ияләшкән. Алар безне күргәч әллә ни реакция күрсәтми, бу йортның хуҗалары булып беткән кебек кыланалар.

Сатуга чыгарылган биналарны сүтә дә башлаганнар

Чираттагы тукталышыбыз – Камал театры артындагы Мәрҗани урамындагы бер бина. Анысына керү әллә ни авырлык тудырмаса да, кирпеч кырган тавышлар безне сагаерга мәҗбүр итә.

Бер кырыйда чистартылган кирпеч өеме күренә. Без якынайгач, тарихи бинаны көпә-көндез сүтеп ятучы ике эшче дә пәйда була. Алар бу кирпечне үзләре өчен түгел, кемнеңдер кушуы белән хәзерләүләрен әйтте.

Габделрәүф абзый аларга ипләп кенә тарихи бинаны җимерүнең җавабы төрмә булуын аңлатып биргәч, алар тизрәк качу ягын карый.

Тарихи йортларда сүтелгән кирпеч өеме "яңа хуҗасын" көтә
Без Нариман урамындагы борынгы “Милләт” басмаханәсе бинасына юл тотабыз. Күрше йортларда яшәүчеләр сүзләренә караганда, бу бина берничә ел элек янгынга дучар булган. "Эченә керә күрмәгез, урам этләре ияләнде, таламасыннар", дип кисәткәч, монысының эчке өлешен карап тормаска булды татар эшмәкәре.

Гомумән, сатуга чыгарылган кайсы гына бинаны алсаң да, күпчелеге җимерек, чүп-чарга баткан хәлдә. Дистәгә якын бинаның торышы белән танышканнан соң, без Габделрәүф абзый белән Бауман урамындагы башкаланың Җир һәм милек комитетына да сугылырга булдык.

Әлеге комитетның аукцион эшләренә җаваплы хезмәткәр Лилия Кәримова, безне гаҗәп дәрәҗәдә ачык йөз белән каршы алды. Эшмәкәрнең бу биналарга кагылышлы сорауларына булдыра алганча җавап биреп, тиешле кәгазьләрне, биналарның план-проектларын да табып бирде.

“Сатып алырга теләүчеләр күп, әмма бәяләр бу теләкне бетерә”

"Сатуга куелган биналар хакында мәгълүмат алырга килүчеләр бик күп, әмма куелган бәяне ишеткәч, үз планнарыннан ваз кичәләр", дип белдерә Лилия Кәримова.

Аукцион бүлеге хезмәткәре Лилия Кәримова
Аннан соң, бу биналарны төзекләндерү өчен куелган шартлар да эшкуарларны үз планнарыннан биздерә икән. Чөнки әлеге биналарның күбесен 2013 елның язына кадәр сафка бастырып бетерергә кирәк. Ә вакыт бик аз калып бара.

Эшмәкәрнең күп кенә сорауларына Лилия Кәримова җавап бирә алмады. Әйтик, биналарның проектын кем хәзерли, аны алдан хәзерләү мәҗбүриме, проект бәясе күпме тора, аны кайсы оешма белән килештерергә кирәк, биналарны җылыту, су, газ белән тәэмин итү мәсьәләләре белән кемгә мөрәҗәгать итәргә, биналарның түбәләре нинди материалдан булырга тиеш, дигән сорауларга аукцион бүлеге хезмәткәрләре җавапсыз калды.

Бу хакта мәгълүмат бирелмәде, без бары тик бинаны сату тәртибе белән таныштырабыз, ди Кәримова. Шулай булгач, Лилия Кәримовага аукцион уздыру тәртибенә кагылышлы башка сорауларны да юнәлтәбез.

"Аукционнар безнең шушы бинада үтәчәк. Гадәттә иртәнге сәгать 10да башланган аукционнар, әйтик, 2 кеше катнашса, 15 минут бара", ди ул.

Аукционда җиңеп чыгып, соңыннан откан бинадан ваз кичүчеләр дә була икән. "Әйтик, 2010ның декабрендә Фукс йортын саткан идек. 1 миллион сумга сатылды, әмма аңа 63 миллион сумлык төзекләндерү ясалырга тиеш дигән шарт бар иде. Сатып алучы килешүдәге шартларны үти алмады һәм сатып алган бинадан ваз кичте", ди ул.

“Тарихи бинаны алган кеше җиренең дә хуҗасы була”

Кәримова сүзләренә караганда, сатуга чыгарылган тарихи биналарны откан кеше әлеге бина янындагы җирнең дә хуҗасы була икән. Ул җирнең кадастр паспортында белгертелгәнчә, сатып алучы бу җир мәйданында өстәмә бина да төзи ала, ди Лилия Кәримова.

Аукционда катнашканчы, биналарның планнары белән дә танышырга мөмкин.
Габделрәүф әфәнде Казанның тарихи биналарына ясаган сәяхәттән канәгать калган кебек күренсә дә, 7 һәм 21 октябрь көннәрендә булачак аукционнарга кадәр ачыклап бетерәсе сораулары да хәттин ашкан.

"Мондый зур эштә дәүләт тә кайбер мәсьәләләр ягыннан бераз ярдәм кулы сузса иде", ди ул.

"Биналарны карап чыктык. Тәэсирләр шундый: биналар бик ташландык хәлдә. Карап йөргәндә, бу биналарны ни өчен шушы хәлгә килгәнче тотканнар икән, дигән уйлар бөтерелде башымда. Бу биналарны тергезү өчен зур көч салырга кирәктер, дип уйлыйм", диде Габделрәүф әфәнде.

Габделрәүф әфәнде, кайбер биналарны җентекләбрәк тикшергәнен белдерсә дә, төгәл кайсысын сайлап алачагын әлегә әйтеп бетерми. Бизнесымны, ул бинаның кайда урнашуына карап җәелдерергә теләр идем, ди ул.

"Әйтик, татар бистәсендә булса, милли киемнәр, милли китаплар сата торган кибет ачарга була. Әмма кайсын гына алсам да, минем теләгем – хәләл әйберләр белән сәүдә итү" дип, татар эшмәкәре Габделрәүф әфәнде әңгәмәне йомгаклый.
XS
SM
MD
LG